Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда яшәүчеләрне изоляция режимын бозган өчен штрафка тартачаклар

Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре Роспотребнадзор хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар үткәрәчәк.

undefined

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда нигезле сәбәбе булмый торып изоляция режимын бозган гражданнарны штрафка тартачаклар. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре Роспотребнадзор хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар үткәрәчәк. Алар гражданнарны туктатып, нинди ихтыяҗ белән өйдән чыгуын тикшерәчәк. Әгәр ихтыяҗ расланса, әлеге гражданинга сораулар булмаячак», - диде Патяшина.

Реклама

Әгәр кешенең өйдән чыгу өчен нигезле сәбәбе булмый икән, аңа карата административ чаралар күреләчәк. Карантин режимын бозган өчен штраф күләме 100-500 сум тәшкил итәчәк.

«Якын көннәрдә һәр штраф буенча башка төрле суммалар билгеләнәчәк. Һәм без физик һәм юридик затларга карантин режимын бозган өчен штрафларның берничә тапкыр артыграк булуын күрәчәкбез», - дип өстәде ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев