Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Ярдәм порталы татарстанлылар өчен эшли

Порталның төп максаты – өйдә утырганда вакытны мөмкин кадәр уңайлы үткәрү өчен гражданнарга ярдәм күрсәтү һәм мәгълүмат белән тәэмин итү.

undefined

Коронавирус белән бәйле рәвештә карантин вазгыятендә Yardam.ru порталы эшли башлады.

Ул 140 сервис, шул исәптән 70тән артык азык-төлек һәм әзер ризык китерү буенча мәгълүматны берләштергән сайт. Бу электрон ресурста тормышның төрле очракларына бүлекләр бар: “Балалар белән өйдә ничек шөгыльләнергә”, “Театрлар, музейлар һәм концертлар”, “Ерактан ничек эшләргә" һәм башкалар. «Без даими рәвештә тәкъдимнәр каталогын киңәйтергә ниятлибез һәм республика халкын, кече бизнесны бу эштә актив катнашырга чакырабыз", - дип белдерде Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.

Портал Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы тарафыннан югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» технопаркы командасы белән берлектә эшләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев