Последние комментарии
-
80 нче һөнәр лицее
21-24 октябрь көннәрендә Санкт-Петербургта "Россиянең 100 иң яхшы һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе" исеме астында узган VI Бөтенрәсәй бәйгесендә 80 нче һөнәр лицее җитәкчесе К.Р.Вәлиева да катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча лицей "100 иң яхшы башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениесе" исемлегенә кертелде һәм лауреат дипломы, "Европа сыйфаты" алтын медале...
-
Беренче булырга нигез бар
20 октябрь көнне "Янаул" ҖЧҖдә еллык эшчәнлеккә йомгак ясаган чираттагы киңәшмә узды. Хуҗалыкның игенчелектә яулаганнары шактый. Әлеге хакыйкатьне район башлыгы Э.Н.Фәттахов та кат-кат ассызыклады. "Уңдырышлылыгы белән мактанырлык булмаган җирләрне дә "гөл" итеп тотасың, әмма терлекчелеккә игътибарны арттыру кирәк", -дип искәртте ул хуҗалык җитәкчесе А.Бикмөхәммәтовка. Дөрес, хуҗалыкта малларга игътибар бөтенләй юк...
-
Юллар, еллар узган сыннар
Балалар иҗат үзәгендә сынчы, Рәсәй рәссамнар берлеге әгъзасы Назир Гайфуллинның "Татар рухы" дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачылды. Дүшәмбе көнне әлеге сихри, тарихи дөнья тәүге кунакларын кабул итте. Күргәзмәгә куелган сыннар бирегә Магнитогорск шәһәреннән китерелгән. Рәссам Назиф Гайфуллин үзе Башкортстан республикасы Салават районы Шәрип авылында дөньяга килгән. 1978 елда Магнитогорск дәүләт...
-
Без – “Тамчы-шоу“да!
"Яшь ТНВ" каналыннан атна саен яратып карый торган "Тамчы-шоу" тапшыруына әзерлекне укытучыбыз команда составын әйтү белән башладык. Ләйсән, Камил, Айгиз, Рамил һәм мин - команда капитаны Айгөл, уенга бердәм көч түгеп, ныклап хәзерләндек. Иң кызыгы да шунда булды: дәресләрдән соң калып, кем интернеттан, кем китапханәдән җыйган мәгълүматларны, бер-беребезне уздыра-уздыра, түкми-чәчми...
-
Уңыш бәйрәме
Пучы мәктәбендә Сөмбелә бәйрәме узды. Чараның зур кунаклары Нур Баян исемендәге хуҗалыктан Глүс Фәтхуллин, Рәсил Нургалиев, Илүс Хәмидуллин абыйлар быелгы ел уңышын җыюда катнашкан укучыларны бүләкләделәр. Алдагы елларда хуҗалык мәктәпкә спорт кирәк-яраклары белән ярдәм итсә, быел кунаклар төсле принтер белән сөендерделәр. Һәр сыйныфтан сайлап алынган Сөмбеләләр бәйгесендә Х сыйныф укучысы...
-
Хатлардан юллар
Быел да Өлкәннәр көне, гадәттәгечә, мәктәптә үткәрелде. Авылыбыз өлкәннәре, әле ярый мәктәп бар, үзе җылы, үзе якты дип, чәй табынына җыелдылар. Мәктәп укучылары аларны котлап концерт куйдылар. Өлкәннәр түгәрәк өстәл янында рәхәтләнеп сөйләштеләр, гармунга кушылып җырладылар. Инде менә укучылар көтеп алган Сөмбелә бәйрәме дә җитте. Һәр гаилә табигый материаллардан зәвык...
-
Республикада алдынгылар
1 ноябрь - суд приставлары көне. Район суд приставлары хезмәте дә һөнәри бәйрәмнәрен күркәм нәтиҗәләр белән каршы алды. Быелның 9 аенда үтәтүдә 4542 эш булган. Гомуми суммасы 62425 мең сум. 3178 эш төгәлләнгән, анысы 35655 мең сумлык. Фактта үтәтү белән 2758 эш тәмамланган. Бу 25380 мең сум күләмендә. Әлеге хезмәттә...
-
“Янгын куркынычсызлыгы“
12 октябрь көнне район башкарма комитетының, 69-ФЗ санлы "Янгын куркынычсызлыгы" Федераль Закон нигезендә, көзге-кышкы чорларда янгыннарны кисәтү буенча ПР-689 санлы карары дөнья күргән иде. Аның нигезендә әлеге чорга тәгаенләнгән план төзелде, авыл җирлекләре башлыкларына, оешма-предприятие җитәкчеләренә аерым бурычлар йөкләнде. Төп бурыч- янгыннарны кисәтү максатыннан җирлекләрдә гомуми җыелышлар уздыру, янгын сакчылыгы...
-
Уяу булыйк!
7 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасында "Халык күпләп була торган объектларда террорчылык актларын кисәтү, булдырмау буенча чаралар оештыру һәм үткәрү" темасы нигезендә "Казан- Антитеррор- 2011" оператив-тактик өйрәнү үтәчәк. Өйрәнүнең максаты-республиканың террорчылыктан сакланышын тикшерү, террорчылык актларын кылырга ниятләгән затларны эзләү һәм тоткарлау буенча чараларның нәтиҗәлелеген арттыру. Шартлы (условный) террорчылар төркеме...
-
КВН
Район күләмендә ел саен уздырылучы, инде күркәм традициягә әверелгән КВН бәйгесенең зона ярышлары тәмамланды. Әлеге бәйге 5 зонада үткәрелеп, җиңүче командалар ачыкланды: Яңа Әлем җирлегенең "Яңа гасыр", Кировның "Шаек", Күҗәкәнең "Хәйбүш", Иске Кормашның "Базар", Әтәснең "Калай әтәч" командалары алдынгы I урынга ия булдылар. 5 ноябрь көнне 19.00 сәгатьтә район мәдәният...
-
Хакыйкатьне саннар гына билгеләми
Тәҗрибә уртаклашу, еллык эшчәнлеккә йомгак ясау нияте белән хуҗалыкларда дәвам иткән чираттагы гамәли сөйләшү 27 октябрь көнне "Башак" ҖЧҖдә узды. Иске һәм Яңа Әлем авылларын берләштергән хуҗалыкның саннары айлык эшчәнлек йомгагына багышланган киңәшмәләрдә еш яңгырый. Һәм, кызганыч, күпчелек очракта тискәре яктан телгә алына иде. Бәлки сәбәбе дә булгандыр, әмма коры...
-
Авыл хуҗалыгы көндәлеге
Район сөтчелек тармагы ноябрьнең беренче көненә 114099 центнер тулаем савым белән аяк атлады. Узган айга караганда 4039 центнерга кимрәк. Хуҗалыклардан барлык сатылган сөт күләме 91391 центнер тәшкил итә. Әлеге сан, 2009 ел белән чагыштырганда, 6694 центнерга артыграк. 2010 елның шушы чорына күз салганда исә, арту 1700 центнерга якын. Район авыл...
-
Хуҗалыкның уңышы – аларның үрнәк хезмәте
Район күләмендә башка хуҗалыклар белән чагыштырганда әллә ни зур булмаса да, гаять бай тарихка ия Нур Баян исемендәге хуҗалык агросәнәгать комплексындагы уңай эшчәнлеге белән республика күләмендә танылган хуҗалыкларның берсе. Үзенең тырыш эшсөярләре, үрнәк хезмәтләре белән данлыклы ул. Күптән түгел Казанда узган Уңыш бәйрәмендә иң яхшы хуҗалыклар исемлегенә керүе дә моңа...
-
Район башлыгы Э.Н.Фәттахов гаилә фермалары төзүчеләр белән очрашты.
Әлеге киңәшмәгә җирлек башлыклары да чакырылган иде. Гаилә фермерлары, аларның бүгенге көнгә булган эшчәнлекләре белән район башлыгы урынбасары И.Р.Вахитов таныштырды. Хәзерге вакытта районда 16 гаилә фермасы бар. Сөйләшүнең төп максаты әлеге эшчәнлекне үстерү, дәүләт тарафыннан субсидияләнгән акчаларның максатчан тотылышына игътибарны арттыру иде. Фермерлар үзләренең киләчәккә планнары һәм эш барышында килеп...
-
Татар Суыксуы авылы мәдәният йорты
Татар Суыксуы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре үз көчләре белән бинада косметик төзекләндерү эшләре башкардылар. Идән җәйделәр. Электр үткәргечләр алыштырылды, яңа яктырткычлар куелды. "Янаул" хуҗалыгы иганәчелек ярдәме күрсәткән.