«Игелек үзәге» яшьләрне илебез сакчысы белән очраштырды
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

«Игелек үзәге» яшьләрне илебез сакчысы белән очраштырды

Бүген Актаныш районының «Игелек үзәге» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Татарстан Республикасында игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында аеруча истәлекле очрашу узды.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Э. Хәмидуллина социаль хезмәтләр алучылар өчен очрашу оештырды. Чарада махсус хәрби операциядә катнашкан якташыбыз Умет Раджапов катнашып, яшүсмерләр белән аралашты.

Очрашу барышында махсус хәрби операциядә катнашучы райондашыбыз үзенең тормыш тәҗрибәсе, махсус хәрби операциядә күргәннәре һәм яшьләргә киңәшләре белән уртаклашты. Яшүсмерләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде, тормышта максатчан булу, авырлыклар алдында югалып калмау, үз көчеңә ышану турында сөйләде.

«Игелек үзәге» яшьләрне илебез сакчысы белән очраштырды

Мондый очрашулар яшь буын өчен аеруча әһәмиятле. Алар балаларга илне саклау, җаваплылык һәм батырлык төшенчәләренең чын мәгънәсен аңларга, өлкәннәрнең тормыш тәҗрибәсеннән үрнәк алырга мөмкинлек бирә.

Очрашуда балалар белән беррәттән аларның әти-әниләре дә катнашты. Чарада катнашучылар якташыбыз белән аралашу мөмкинлеген югары бәяләде һәм очрашудан матур тәэсирләр белән таралышты.


Нет комментариев