Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Актанышбашта демографик күрсәткечләрнең яхшыруы авыл фельдшерының тырыш хезмәт нәтиҗәсе (фото һәм видео)

Актанышбаш авыл җирлегендә 2022 елда 13 бала туган, шуның 6-сы Актанышбаш авылына туры килә. Бакыйлыкка күчкән авылдашлар саны да кимеп, 3-кә калган. Димәк авылда демографик үсеш күзәтелә, авыл яши, яшәрә. Авыл җирлеге башлыгы Гадел Маликов Актанышбашта яңа фельшер-акушерлык пункты ачылу чарасында, бу күрсәткечләр авыл фельдшерының тырыш хезмәт нәтиҗәсе, диде.

                Актаныш районында, 2012 нче елдан башлап авылдагы иң кирәкле социаль объектлар- фельдшер-акушерлык пунктлары яңара. 10 ел дәвамында районыбызда авыл халкының сәламәтлеген кайгырту максатыннан 16 ФАП төзелде. 13 ФАП республика программалары, ә өчесе Россия Федерациясендә гамәлгә ашырылучы "Сәламәтлек саклау" федераль программасы кысаларында сафка баскан.

                  Бүген Актанышбаш авылында әфлисун төсендәге сәламәтләндерү йорты- яңа медицина пункты үз ишекләрен ачты. 

                  Актанышбаш авылы халкының саулыгы сагында югары категорияле фельдшер Габидә Шәймәрдәнова 17 елга якын хезмәт куя. Ак халатлы шәфкать иясенең гомуми эш стажы 30 елдан артып китә. Габидә Васыйл кызы авыл җирлегендәге 300 кешегә хезмәт күрсәтә. Авылда медицина хезмәтенә мохтаҗ өлкәннәр шактый. Аларны җылы, якты бинада каршылауү, дәвалау шәфкать туташының күптәнге хыялы. Шулай ук яңа туган балалары булган гаиләләр, йөкле ханымнар да Габидә апага еш мөрәҗәгать итә.

                 Бүген авыл халкы, олысы-кечесе яңа ФАП ачу тантанасына килгән. Актанышбашның иң өлкән кешесе Шәйхенур Әхмәтов Габидә  Шәймәрдановага бар авыл халкы исеменнән рәхмәт әйтеп, картина бүләк итте. 

Шатлыклы вакыйганы уртаклашучылар арасында район башлыгы Ленар Зарипов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина да бар иде. Алар актанышбашлыларга әлеге бинаның озак еллар хезмәт итүен теләде. 

             Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев бу ФАПка заманча стандарт җиһазларлардан тыш Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан да өстәмә ярдәм кайтачагын әйтте. Актанышбаш пунктында тиз арада йөрәк җитешсезлеген һәм авыруын ачыклау аппаратлары- ЭКГ яздыру аппараты, дефибриллятор һәм башка җиһазлар булачак. 

              Актанышбаш җирлеге башлыгы Гадел Маликов авыл өчен фельдшерлык пуктының бик мөһим социаль объект булуын ассызыклады. Җирлектә 2022 нче елда 13 бала туган, шуның 6-сы Актанышбаш авылында. Бакыйлыкка күчкән авылдашлар саны да быел кимегән, 3кә калган. Димәк авылда демографик үсеш күзәтелә, авыл яши, яшәрә. 

 -Мондый яхшы күрсәткечләр авылыбыз фельдшерының ару-талу белмичә хезмәт куюының нәтиҗәсе. Республика, район җитәкчеләренә әлеге объектны төзүдәге ярдәмнәре өчен зур рәхмәт!- диде Гадел Маликов. 

             Искәртеп үтәбез, мондый модульле ФАПларны Азнакай "Нефтемаш" заводы ясый һәм шулай ук урнаштыра. Уңайлылык, пациентларны кабул итү өчен шартлар булдырудан тыш, заманча ФАПлар бюджет чыгымнарын экономияләргә дә ярдәм итә. Заманча биналарда тиешле җайланмалар, кандагы шикәр нормасын билгеләү мөмкинлеге дә бар, гинеколог, уролог хезмәтеннән дә файдаланырга була.

Фоторепортаж- менә бу сылтамад- http://aktanysh-rt.ru/news/bu-mim/bugenge-irtada-raionybyznyn-aktanysbas-avylynda-fap-atasta-iana-kibet-acyldy

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев