Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Район башлыгы Ленар Зарипов: Халык күп йөри торган социаль объектларга юллар һәрвакыт чистартылган булырга тиеш (фото һәм видео)

Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов белән башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов «Коммунсервис-Актаныш» МУП-нең кышка әзерлеген карады.

               Район үзәге Актанышның матур, чиста, төзеклеге өчен нигездә "Актаныш юллары", ИТК һәм күпфатирлы ишегаллары, тротуарларны, тар тыкрыкларны чистартучы "Коммунсервис-Актаныш" муниципаль унитар оешмасы җавап бирә. 

                  Рөстәм Алмаз улы Актаныш авыл җирлегенә быел  1,5 миллион сумлык грант акчасы бүлеп бирелүен, әлеге финанс мөмкинлегеннән файдаланып оешмага куәтле техникалар, аларга кирәк-ярак җайланмалар сатып алынуын әйтте. Шулай ук "Татлизинг" аша да махсус техникалар кайтартылган. 

 "Коммунсервис-Актаныш" МУП җитәкчесе Риназ Шәрипов район җитәкчелеген кышка әзерлек чаралары белән таныштырды. 

- 2 "Амкадор", чистарткыч щеткалы 2 "МТЗ-82", "Т-30" тракторыбыз әзер. Карны чәчә торган АНТ тракторы зур техникалар керә алмаган урыннарга да керә ала. КамаАЗ йөк машиналары, грейдерлар, Пучы зонасында, Такталачык, Әҗәкүл кебек авылларга да барып хезмәт күрсәтәбез. Тагын бер техника кайтырга тиеш. Техника җитә, ә менә кадрларга кытлык кичерәбез. "Амкадор" һәм тракторга механизаторлар җитми. Хезмәт хакы 18 мең сум, эш вакытыннан тыш хезмәт куйганга, артык сәгатьләр өчен өстәмә түләү каралган,- дип, бүгенге вәзгыять белән таныштырды Риназ Шәрипов. 

         Район башлыгы Ленар Зарипов кышкы буран, бозлавык вакытында халык күп йөри торган мәктәп, хастаханә, балалар бакчалары, тротуарлар кебек социаль объектларны вакытында чистарту бурычын куйды.

- Монда тоткарлык булырга тиеш түгел.  Өлешчә хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән ир-егетләрнең гаиләләре яшәгән шәхси йортларның ишегаллары, капка төпләрен дә буран вакытында чистартып куярга кирәк булачак, -диде район башлыгы.

      Шулай ук "Коммунсервис-Актаныш" оешмасы җитәкчелегенә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә, кеше иминлеген тәэмин итеп эш оештырырга кушылды. Актаныш урамнарын кар басып киткәнче һәр бордюрны, һәр тортуар, һәр тыкрыкны карап, барларга, кирәк икән, үзенчәлекле урыннарга тамгалар куярга, схемаларын сызып механизаторларга тапшырырга, эш барышында, алга-артка чигеп эшләгәндә гаять игътибарлы булырга чакырды район җитәкчелеге.

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ".

Раил ХАРИСОВ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев