Сез - безнең тере легендалар!
05 мая 2025, 18:36
87
0
0
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан ел саен Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов районыбызда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләрендә булып, аларны бәйрәм белән тәбрикли.
Быелгы Җиңү бәйрәме аеруча да истәлекле- фашист илбасарларын тар-мар итүгә 80 ел. Әлеге түгәрәк юбилей датасын Актаныш районының өч Бөек Ватан сугышы ветераны исән-сау каршылый.
Бүген Югары Яхшый авылында яшәүче Тәфкил Вәлиев, Күҗәкәдә гомер итүче йөзьяшәребез Нурфика Абдуллина һәм Татар Суыксуының аксакалы Вазыйх Шакировны
якынлашып килүче тантаналы 9 май бәйрәме белән район башлыгы Ленар Зарипов котларга барды.
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев