Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
2022 ел - Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы

Актаныш районы территориясендә 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган

Актаныш районы территориясе буенча 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган. Бу республикада иң югары күрсәткеч. Бүген “Актаныш районында цифрлы трансформация үсеше стратегиясе» турында узган район Советы утырышында бу хакта “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте филиалы- Чаллы зонасы электр элемтәсе бүлеге җитәкчесе Илдар Нургалиев җиткерде.

     

               Әлеге үтә заманча  технология районыбызның барлык торак пунктларын колачлый. Интернет, WI-FI, радиоканаллар, GPON һәм 4G дулкыннар офисларга, аерым биналарга шул оптик-җепселле линия аша тарала. 

       

                   

              Актаныш районындагы социаль объектларның зур күпчелеге интернет челтәренә тоташтырылган. Аерым алганда, 66 фельдшер-акушерлык пункты, 38 мәктәп, 3 мәдәният йорты, 24 җирле үзидарә органы, 3 янгын сагы хезмәте урнашкан биналарга интернет кергән. 

         “Актаныш районында цифрлы трансформация үсеше стратегиясе» турында узган район Советы утырышы турында әлеге язмада укый аласыз.

 

       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев