Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
2024- ГАИЛӘ ЕЛЫ

Актаныш яшьләре Татарстан Республикасы көнендә Казанда 45 пар белән никахларын рәсмиләштерде

Татарстан Республикасы көнендә Казанда берьюлы 45 районнан килгән 45 яшь пар никахларын рәсмиләштерде. Алар арасында Актаныш яшьләре- Актанышбаш авылы егете Шамил Әнвәров һәм Казан кызы Сөмбел Хәмитова да бар иде.

Татарстан  Республикасы көнендә Казанда берьюлы 45 районнан килгән 45 яшь пар никахларын рәсмиләштерде. Яшь кәләшләр, яшь кияүләр «Казан» гаилә үзәге янындагы сәхнәдә никах балдаклары алмаштылар. Чара Гаилә елы кысаларында узды.

Яшь парларны мөһим вакыйга уңаеннан туганнары һәм дуслары гына түгел, популяр артистлар да котлады. Шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева  хәер-фатиха сүзләрен җиткерделәр. 

Актаныш районыннан да бу истәлекле бәйрәмдә яшь парларыбыз катнашты.  Актанышбаш авылы егете Шамил Әнвәров һәм Казан кызы Сөмбел Хәмитова тормышларының иң матур мизгелләрен кичерделәр. Афәрин, яшьләребез, ак юллар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев