Актанышның күренекле гаиләләре нәсел тарихларын «Тарихта без эзлебез» конкурсында тәкъдим итте
Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә «Тарихта без эзлебез» конкурсының икенче зона бәйгесе узды.
Һәр гаилә үзенең традицияләре, иҗади сәләтләре белән бай. Һәр гаиләнең үзенә генә хас гадәте була. Туган як тарихында якты эз калдырган гаиләләребез Актаныш районының горурлыгы ул. Әнә шундый җылы тойгыларны үз эченә алган бу “Тарихта без эзлебез” конкурсы.
Бәйгедә катнашучыларны Актаныш район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов котлап уңышлар теләде.
Икеннче зона бәйгесенең җиңүчеләре булып Иске Сәфәр авылында яшәүче Салиховлар гаиләсе танылды. Икенче урында Закировлар, өченче урында Киров исемендәге совхозда яшәүче Сабитовлар гаиләсе.
Конкурс гаилә элемтәләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгытуга, киң җәмәгатьчелекнең Татарстан һәм үз гаиләсенең тарихына карата кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән. Һәр гаиләнен гореф-гадәтләрен саклап калырга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк.
Бәйрәм концерт номерлары һәм шәҗәрә презентацияләре белән үрелеп барды.
Айнур Гыймадиев фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев