Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
2024- ГАИЛӘ ЕЛЫ

Актанышның үрнәк гаиләсе Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханымның кабул итүендә катнаша

Бүген Актаныш авылында яшәүче Дамир һәм Рәйханә Җәлиловлар районыбызның үрнәк гаиләсе буларак Казанда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханымның тантаналы кабул итүендә катнаша.

Республиканың иң үрнәк гаиләләрен хөрмәтләү 30 август, Татарстан Республикасы көне уңаеннан ел саен уздырыла. 

Быел әлеге бәйрәм бүген, 27 август көнне Казан Кремлендә үтә. Тантаналы кабул итүдә республикабызның шәһәр- районнарыннан килгән 45 пар катнаша. 

Дамир һәм Рәйханә Җәлиловларның гаилә союзы төзүләренә 45 елдан артык. Шушы мәхәббәтле, саф сөю тулы елларда өч бала тәрбияләп үстерәләр. Гаилә башлыгы Дамир Әмин улы Россиядә, Татарстанда билгеле авыл хуҗалыгы хезмәтчәне, күпсанлы дәүләт бүләкләренә ия,  озак еллар «Нигез» хуҗалыгын җитәкли. Актаныш районының Мактаулы гражданы. 

Хатыны Рәйханә Гафурҗан кызы мәгариф хезмәткәре, танылган эшмәкәр. 

Җәлиловлар берсеннән-берсе сәләтле өч бала тәрбияләп үстерделәр. Олы кызлары Эльмира журналист,
шагыйрә, күпсанлы китаплар автор. Икенче кызлары Гөлнара- журналист, шагыйрә, "Әтнә" драма театрында эшли.
Уллары Айнур  "Ялилов" һәм партнерлар" юридик фирмасы идарәчесе, юридик фәннәр кандидаты.

Җәлиловларның барлык балалары да гаиләле, балалар үстерәләр. Аларның гаиләсендә төп кыйммәтләре – тугрылык, үзара хөрмәт, ышаныч, тәрбиялелек һәм мәхәббәт.

Дамир Әмин улы белән Рәйханә Гафурҗан кызы балаларында хезмәткә мәхәббәт, максатчанлык, максатларга ирешүдә үҗәтлек тәрбияли белгәннәр. Җәлиловларның бердәм гаиләсе тату, ныклы, бәхетле гаиләнең лаеклы үрнәге булып тора.

Райондашларыбызны шушы мәртәбәле тантанада катнашулары белән котлыйбыз. Изге теләкләр, котлаулар кабул итеп, киләчәкне яктыртып торачак мизгелләрдән дәрт-дәрман алып исән-сау гына туган ягыбызга кайтуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев