Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
2024- ГАИЛӘ ЕЛЫ

Сәфәр мәктәбендә кул эшләре күргәзмәсе (фотолар)

Бүген Сәфәр мәктәбендә районкүләм Әтиләр советының 2024-2025 уку елында беренче утырышы узды. Утырышка килүче Актаныш районы мәктәпләренең Әтиләр советы рәисләренә, җитәкчеләргә ата-аналарның кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Сәфәр мәктәбе ата-аналарының кул эшләре күргәзмәсе авыл мәдәният йортының фойесында оештырылган иде. 

Мәктәп директоры Ландыш Закирова әлеге күргәзмәдәге кул эшләре, аларның авторлары белән якыннан таныштырды. Айгөл Раянова иҗат эшләре турында үзе сөйләде. Тегү-чигү эшләре остасы чәчәк рәвешендәге лампа-люстралар ясау белән мавыга, кирәксә, балаларга да өйрәтә ала. Милли чигүле мендәрләр, сумка- ридикюльләр, сөлге, халатлар тегүче Резеда Габдрахманованың да биредә иҗат җимешләре урын алган. Төрле ысул белән ясалган, бәйләнгән, тегелгән, тукылган эшләнмәләрнең кайсына гына карама, матурлык, иҗадилык бөркелеп тора.

Мәктәп директорлары рәсем сәнгате, агач эше белән шөгыльләнүчеләрнең хезмәтләренә дә таң калды. Бар нәрсә кибеттә сатылган заманда укучыларның күңелләрен биреп менә шундый могҗизалар тудыруы педагогларның кул эшләренә мәхәббәт уятуына нык бәйле. 

Напомним, в России 2024 год официально объявлен Годом семьи по указу Президента России Владимира Путина. Решение принято, чтобы популяризировать политику в сфере защиты семьи и сохранить традиционные семейные ценности.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә 2024 ел рәсми рәвештә Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Гаилә елы дип игълан ителде. Карар гаиләне яклау өлкәсендә сәясәтне популярлаштыру һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өчен кабул ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев