Актаныш

Актаныш районы

16+
Әдәби мәйдан

Актанышта узачак шигърият бәйрәменә рәхим итегез!

Татар иле Тукай ае, шигърият ае буйлап атлый. «Актаныш-информ» әлеге уңайдан «Исәнме, шигърият ае!» марафонын уздырды.

Апрель ае дәвамында ВКонтакте социаль челтәрендә Актаныш районының каләм тибрәтүчеләренең иҗатлары белән таныштырдык. Иҗат эшләрен #АктанышИнформ
#АгыйделДулкыннары
#Шигърият_Ае
#Әдәби_Актаныш хештеглары белән билгеләп бардык. Сез дә Актаныштагы әдәби хәрәкәт белән шушы хештегларны язып таныша аласыз.

Барлык шигырь сөючеләрне янә бергә җыябыз. 

Сезне 25 апрель көнне 13:00 сәатьтә Мәдәният һәм сәнгать паркында узачак Шигърият бәйрәмендә көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев