Алинә Хисамиева: «Актаныш балалары — милләтебезнең якты киләчәге»
Халык шагыйре Гамил Афзалның тууына 105 ел тулуга багышланган республика күләмендәге «Яшьләр каләме» («Яшь каләмчеләр») иҗат бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләрне зур әдипләр, шагыйрьләр котлап, уңышлар теләде.
Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале елдан-ел киң колач җәеп, яшь буын өчен зур илһам чыганагына әверелә. Бөек шагыйрьнең иҗаты әдәби мәйданга яңа аяк баскан талантлы яшьләребезгә маяк һәм үрнәк булып хезмәт итә, аларны югары үрләргә әйди, иҗатка дәртләндерә.
Актаныш районында үткәрелә торган әдәби фестивальләр — Нур Баян һәм Гамил Афзал исемендәге бәйгеләр — яшь каләм ияләрен тәрбияләүдә зур роль уйный. Бу бәйгеләрдә катнашкан укучылар инде бүген олы иҗат юлына чыгып, танылган язучылар һәм шагыйрьләр сафын тулыландыра.
Татарстан Язучылар берлегендәге һәр ун язучының берсе — Актаныш ягыннан булса, яшь язучыларның һәр өченчесе — шулай ук безнең төбәктән. Бу — районның бай иҗади потенциалы һәм милләтебезгә тугры хезмәт итүче шәхесләр тәрбияләве турында сөйли. Без туган җиребез белән, аның талантлы ул-кызлары белән хаклы рәвештә горурланабыз.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Алинә Хисамиева Гамил Афзал фестивален югары дәрәҗәдә оештырган, шулай ук быелдан премия күләмен 100 мең сумга кадәр арттырган Актаныш районы җитәкчелегенә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Алинә Хисамиева билгеләп үткәнчә, Актаныш төбәге элек-электән милләтпәрвәрлеге, иҗатка тартылган яшьләре һәм бай әдәби мохите белән аерылып тора:
— Актаныш җирлеге гомер-гомергә язучылар саны, сәләтле шәхесләре белән республикада гына түгел, ил күләмендә дә танылып килә. Сездән чыккан күпсанлы язучы һәм шагыйрьләр бүген Татарстанның данын күтәрә. Язучылар берлегендә дә Актаныш вәкилләре саны, иҗат күләме, сәхнәләштерелгән әсәрләр буенча алдынгы урыннарда тора. Моның өчен без сезгә чиксез рәхмәтле.
Ул киләчәктә дә әлеге традицияләрнең дәвам итүенә ышаныч белдерде:
— Алга таба да мондый чаралар, премияләр дәвамлы булсын иде. Актаныштан чыккан сәләтле балалар республика һәм ил күләмендә танылсыннар, — дигән теләген җиткерде.
Шулай ук Алинә Хисамиева, әни буларак та чыгыш ясап, яшь буынга мөрәҗәгать итте:
— Бүген залда бик күп иҗади балалар утыра. Сез — безнең киләчәгебез. Милләтебезнең, телебезнең киләчәге безнең кулда, бигрәк тә әниләр һәм сезнең кулларда. Әгәр без татарча сөйләшсәк, язучыларыбыз иҗатын укысак һәм киләчәк буыннарга җиткерсәк, милләтебез яшәячәк, үсәчәк.
Чыгышының ахырында ул татар халкының киләчәгенә ышанычын белдерде:
— Мондый Актаныш кебек төбәкләр, зирәк җитәкчеләр һәм иҗат кешеләре булганда, милләтебезнең киләчәге өметле, — диде ул һәм тамашачыларга үзенең «Без татар әниләре» шигырен укыды.
Яшь язучыларны, шагыйрьләрне Казаннан кайткан әдәбият әһелләре, аерым алганда, халык язучысы Рабит Батулла, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары Газинур Морат,
Илфак Ибраһимов, Факил Сафин, шулай ук якташ язучы һәм шагыйрьләр котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев