Бүген Актанышта «Казан утлары» журналы редакциясе кунакта!
Бүген Актанышка әдәби десант төште. «Казан утлары» журналы редакциясе хезмәткәрләре- Рафис Корбан, Алмаз Хәмзин, Вакыйф Нуриев, Алинә Хәбибуллина районыбызның «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, шулай ук мәктәп укучылары, укытучылар, әдәбият сөючеләр белән очраштылар.
«Актаныш-информ» мәгълүмат үзәгендә "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе һәм редакция хезмәткәрләре белән күрешеп алганнан соң, татар әдәбиятының нигезен тәшкил итүче "Казан утлары" журналы вәкилләре «Яшьлек» яшьләр үзәгенә килделәр. шлай ук очрашуда Башкортостан Республикасыннан да язучылар катнашты.
Биредә аларны районыбызның әдәбият сөючеләре җыелып көтеп тора иде. Мәктәп укучылары, укытучылар тын да алмый тере язучыларның сөйләгәнен тыңладылар.
Бик күп шигырьләр, роман-повестьлар авторлары- Рафис Корбан, Алмаз Хәмзин, Вакыйф Нуриев, яшь каләмдәшебез, Актаныш кызы, яңа гына ТР Язучылар берлегенә кабул ителгән Алинә Хәбибуллина журнал эшчәнлеге белән таныштырдылар.
«Казан утлары» журналы чыга башлауга хәзер 103 ел. Тиражы 4 мең. Кайчандыр йөзәр меңгә җиткән тиражлы басманың хәле башка газета-журналлар белән чагыштырганда әле начар түгел, әмма бүгенге очрашулар укучылар санын тагы да арттырыр дигән теләктә кунаклар.
"Казан утлары" журналы бик мул күчтәнәчләр белән килгән. «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе әгъзаларының анда быел бик күп шигырьләре басылган. Рафис Корбан белән Вакыйф Нуриев әлеге авторларга рәхмәт хатлары тапшырды.
Райондашларыбыз үзләренең иҗатлары белән таныштырды. https://vk.com/wall-31077111_70037 , https://vk.com/wall-31077111_70038
Очрашуда Актанышта яшәп иҗат итүче Илфак Ибраһимов белән Әмирҗан Моталлапов та катнашып фикерләре белән уртаклаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев