Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби мәйдан

Теләкәй мәдәният йортында җирле язучы, шагыйрә Тәгъзимә Мөхәммәтдинованы искә алдылар

28 май көнне Теләкәй мәдәният йортында Иске Кормаш мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә,Теләкәйдә туган, Иске Кормашта гомер кичергән, олы йөрәкле, шул ук вакытта шаян телле, юмор хисенә бай булан, максатчан, ак күңелле Тәгъзимә Тәгъзимә Мөхәммәтдинованың 100 еллыгына ,,Кеше китә - җыры'' дип исемләнгән кичә үткәрелде.


Кичәдә Тәгъзимә апабызны белгән, күреп аралашкан авылдашлары, иҗатташ дуслары, якыннары, туганнары, балалары катнашты.
Тәгзимә апаның язган китапларыннан күргәзмә оештырылды, аның язган шигырләренә язган җырлар яңгырады,аның турыда якты истәлекләр сөйләнелде.
Танылган композитор,Тәгъзимә апаның шигырьләренә бик күп җырлар язган Инсаф Хәбибуллин, Тәгъзимә апаның иҗатташ дусты, Мерәс авылыннан килгән язучы Әмирҗан абый Моталлапов кичәбезгә тагын да ныграк нур өстәделәр.

Дифинә Шәмсиева, Теләкәкәй мәдәният йорты директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев