Иске Сәфәр халкы гошер сәдакасын тапшырды
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Иске Сәфәр халкы гошер сәдакасын тапшырды

Игелекле гамәлгә авыл халкы бердәм кушылды.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән бакчаларында үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән авыл халкы мохтаҗлар өчен дә өлеш чыгарды. Үзләренең хәләл хезмәтләре белән үстергән уңышларын алар изге ният белән Пучы авылында урнашкан Картлар йортына тапшырды.

Гошер сәдакасы — җирдән җыеп алынган уңышның мохтаҗларга өлеш итеп бирелүе. Иске Сәфәр авылы халкының әлеге игелекле гамәле дә өлкәннәргә ярдәм итү, алар белән үзеңдә булганны уртаклашу үрнәге булып тора.

Авыл халкы тапшырган бакча уңышлары Картлар йортында яшәүчеләр өчен файдалы ризык булачак. Мондый игелекле гамәлләр кешеләр арасында мәрхәмәтлелек һәм ярдәмләшү хисләрен ныгыта.


Нет комментариев