Россиядә иминият пенсияләре 2027 елда ике тапкыр индексацияләнәчәк
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Россиядә иминият пенсияләре 2027 елда ике тапкыр индексацияләнәчәк

Картлык буенча пенсиянең уртача күләме ел ахырына 29 904 сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр иттеләр Финанс министрлыгы матбугат хезмәтендә.

1 февральдән пенсияләр, узган елдагы инфляция дәрәҗәсен исәпкә алып, 6,8 процентка артачак. 1 апрельдән хезмәт хаклары үсеше темпларыннан чыгып, иминият өлешен өстәмә рәвештә 3,3 процентка индексацияләячәкләр.

Тиешле чыгымнар 2027 елга һәм 2028-2029 елларның план чорына федераль бюджет проектында каралган.

Чыганак


Нет комментариев