Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актаныш районыннан КФХ башлыгы совет мериносы токымлы сарыклар үстерә

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының Күҗәкә авылыннан КФХ башлыгы Альберт Шәрәфетдинов совет мериносы токымлы сарыклар үстерә. 2015 елда авыл эшкуары "2017-2017 елларга Татарстан Республикасында КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" программасы буенча грант ота һәм шул акчаларга сарык фермасы төзи. Бүген анда 1 мең баш сарык исәпләнә. «Хуҗалыкта 3 кеше...

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының Күҗәкә авылыннан КФХ башлыгы Альберт Шәрәфетдинов совет мериносы токымлы сарыклар үстерә.
2015 елда авыл эшкуары "2017-2017 елларга Татарстан Республикасында КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" программасы буенча грант ота һәм шул акчаларга сарык фермасы төзи. Бүген анда 1 мең баш сарык исәпләнә.
«Хуҗалыкта 3 кеше эшли, - дип сөйләде Альберт Шәрәфетдинов. - Без берничә юнәлештә эшлибез -сарыклардан тыш, тагын 85 ат та тотабыз. Моннан тыш, һәр язда 3 мең баш бер айлык каз бәбкәләре сатып алабыз, аларны үстерәбез һәм суеп сатабыз».
Җитештерелгән продукцияне фермер халыкка һәм республика предприятиеләренә сата.
чыганак:aktanysh.tatarstan.ru
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев