— Хәзер катлаулы, зур техника заманы. Шуңа күрә механизаторлардан аеруча игътибарлы булуларын сорыйм. Сез авыл урамнары аша да йөрисез, кырларда да эшлисез. Шуңа күрә һәрвакыт сак һәм җаваплы булу кирәк, — дип ассызыклады район башлыгы Ленар Зарипов.
Аның сүзләренчә, эшне башлар алдыннан техниканы тикшерү, сигналлар бирү, тирә-юньгә игътибар итү — механизаторлар өчен көндәлек кагыйдәгә әверелергә тиеш.
— Алдыгызны-артыгызны карап, техниканы тикшереп, кузгалыр алдыннан сигналлар биреп эшләү — болар барысы да иминлек өчен кирәк. «Техника куркынычсызлыгы кан белән язылган» дип юкка гына әйтмиләр. Шуңа күрә куркынычсызлык чараларын үтәп, язгы кыр эшләрен имин башкарып чыгарга язсын, — диде Ленар Зарипов.
Киңәшмәдә Актаныш районы электр челтәре баш инженеры Илһам Гыйбадуллин да механизаторларга мөрәҗәгать итеп, электр линияләре янында эшләгәндә аеруча сак булырга чакырды.
— Басулар өстендә урнашкан электр баганаларына игътибарлы булыгыз. Язгы һәм көзге кыр эшләре вакытында тракторлар белән баганаларга бәрелү, чыбыклар өзелү очраклары — безнең өчен иң зур проблемаларның берсе, — дип билгеләп үтте ул.
Белгеч сүзләренчә, кайчак механизаторлар басуның һәр метрын эшкәртергә тырышып, багана төбенә артык якын киләләр. Әмма мондый гамәлләр электр линияләренә зыян китерергә мөмкин.
— Баганаларга бик якын килмәгез. Аларны сындыру, чыбыкларны өзү — куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Эш күп булуын, шартларның катлаулы булуын аңлыйбыз, ләкин иминлек беренче урында булырга тиеш, — диде Илһам Гыйбадуллин.
Ул шулай ук республикада булган фаҗигале очракны да искә алды. Узган ел Чирмешән районында тракторчы электр линиясе астында техникасын ремонтлаганда агрегат чыбыкка тиеп, бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
— Мондый хәлләр кабатланмасын иде. Шуңа күрә һәр хуҗалыкта барлык хезмәткәрләргә, тракторчыларга кадәр, иминлек буенча инструктажлар үткәрелергә тиеш. Әгәр дә кыр эшләре вакытында электр баганасына зыян килсә, бу турыда кичекмәстән баш инженерга, хуҗалык җитәкчеләренә яки диспетчерларга хәбәр итү мөһим, — дип ассызыклады ул.
Белгечләр әйтүенчә, вакытында хәбәр итү электр челтәре хезмәткәрләренә проблеманы тиз арада хәл итәргә ярдәм итәчәк.
Киңәшмә ахырында җитәкчеләр механизаторларга җаваплы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм язгы кыр эшләренең имин, уңышлы узуын теләделәр.
Нет комментариев