Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актаныш районына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров килде

Бүген, 6 август көнне, Актаныш районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җаббаров килде. Эш сәфәренең төп максаты – районның авыл хуҗалыгы тармагы белән танышу, эре инвестиция объектларын карау, шулай ук заманча технологияләр кулланучы хуҗалыкларның эшчәнлеген өйрәнү иде.

Министрны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев каршы алды. 

Актаныш районына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров килде

Эш визиты элеватордан башланды

Эш визиты программасының беренче пункты буенча кунаклар Иске Айман авылында урнашкан «Әнәк» агрофирмасына, Татарстанның атказанган агрономы Милес Мәүлиев исемен йөртүче элеваторга юл алдылар. Бу заманча агросәнәгать объекты – районның иң эре иген кабул итү, эшкәртү һәм саклау предприятиеләренең берсе. Элеватор сәгатенә 50 тоннага якын ашлык киптерү, ә чистарту ягыннан 100 тоннага кадәр продукция эшкәртү куәтенә ия. Мондый югары күрсәткечләр элеваторга игенчелек белән шөгыльләнүче агрофирманың уңышын вакытында кабул итәргә, эшкәртергә, сыйфатын югалтмыйча озак вакыт сакларга мөмкинлек бирә.

Элеватор заманча цифрлы технологияләр, автоматлаштырылган идарә итү системасы белән җиһазландырылган. Монда игенне кабул итү, киптерү, сортларга аеру, бактериологик анализ ясау, саклау эшләре югары дәрәҗәдә оештырылган. Барлык процесслар да дәүләт стандартларына туры килә. Бу объект районның азык иминлеген тәэмин итүдә, игенчелек продукциясенең конкуренциягә сәләтлелеген арттыруда мөһим роль уйный.

Заманча технологияләр – эшчәнлек нигезе

Марат Азат улы элеваторның эшчәнлеге, аның сәгатенә кабул итү күләме, саклау сыйдырышлыгы, шулай ук игеннең сыйфатын контрольдә тоту системасы белән якыннан танышты. 

Актаныш районына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров килде

Элеваторның лабораториясе, киптергеч корылмалары, заманча чистарту агрегатлары, автомат үлчәү комплексы күрсәтелде. Шулай ук элеваторның матди-техник базасын яңарту, энергия саклау технологияләрен кертү, хезмәткәрләрнең эш шартларын яхшырту, алдагы елларга үсеш планнары турында да тулы мәгълүмат бирелде.

Фидакарь хезмәткә югары бәя

Министр элеватор коллективының фидакарь хезмәтен, югары профессионализмын аерым билгеләп үтте. Ул хуҗалык эшчәнлегенә бирелгән югары бәяне һәм район авыл хуҗалыгына керткән өлеше өчен рәхмәтен белдерде.

Актаныш районына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров килде

Визитның беренче этабы уңышлы узды. Көн дәвамында тагын берничә мөһим объектларга бару, районның алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары белән очрашулар, шулай ук тармакны үстерүнең төп юнәлешләрен тикшерү каралган. Болар барысы да район авыл хуҗалыгы алдында торган бурычларны хәл итүгә, яңа проектларны гамәлгә ашыруга этәргеч бирәчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев