Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актаныш технология техникумында тантаналы чыгарылыш: 76 студентыбыз диплом алды

50 еллык тарихы булган технология техникумы бүген илленче тапкыр үзенең кошчыкларын зур тормыш юлына озатты. Кошчыклар дип атавыбыз болай гына, егетләр, кызларның кулларында һөнәр бар, белемнәре гамәлдә сыналган. Бүгенге бәйрәмдә чыгарылыш студентларын котларга килгән районыбыз башлыгы Ленар Зарипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев, хуҗалык җитәкчеләре булачак авыл хуҗалыгы белгечләренә- тракторчы-машинистлар, авыл хуҗалыгы машиналарын көйләүче һәм ремонтлаучы булачак механиклар, пешекче-кондитерларга олы рәхмәтләрен белдерделәр. Чөнки инде бу кызлар-егетләр районыбыз хуҗалыкларында язгы кыр эшләре, урып-җыю чорында практика үткәннәр, җәйге каникулда үзләренең хезмәтсөярләр икәнен танытып өлгергәннәр.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов технология техникумында патриотик тәрбиянең аеруча югары дәрәҗәдә бирелүен әйтте. Актаныш районынан махсус хәрби операциядә илебезне фашизмнан саклаучы сугышчыларның күбесе технология техникумын тәмамлаучылар. Аларның утызга якыны геройларча һәлак булдылар, техникумда илебез батырларын онытмыйлар, «Геройлар аллеясы»на исемнәре уеп язылган.

Ленар Рафак улы техникумда озак еллар хезмәт куйган педагогларны хөрмәтләде, алдынгыларга хөкүмәт бүләкләрен тапшырды.

Технология техникумы директоры Ландыш Шәмсунова уку йортына балаларын китергән ата-аналарга, тантанага килгән җитәкчеләргә рәхмәт белдерде, укучыларга киләчәктә дә уңышлар теләде.

Хуҗалык җитәкчеләре бәйрәмгә буш кул белән килмәгәннәр. «Нур» хуҗалыгы җитәкчесе Дәниф Харисов, «Таң» җитәкчесе Рафис Миңнеханов, «Әнәк» агрофирмасы, «Нигез» хуҗалыгы, «Чишмә» агрофирмасы вәкилләре үзләрендә тырышып эшләгән студентларга рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырдылар.

Тантаналы бәйәмнең иң күңелле мизгелләре- дипломнар тапшыру булды. Иң элек узган ел уку елы тәмамлану белән армия сафларына алынып, нәкъ шушы көнгә ил алдындагы изге бурычларын үтәп кайтып җиткән егетләргә дипломнар тапшырылды. Бик күп конкурслар җиңүчесе, уку алдынгысы Аделина Биганаева кызыл дипломга ия булды. Техникумның чыгарылыш студентлары дүрт белгечлек буенча һөнәрлеләр хәзер.  Хәзер без яшь белгечләребез- пешекче һәм кондитерлар, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлаучы һәм көйләүчеләр, һөнәргә өйрәтү мастеры һәм тракторист -машинистлар белән мактана алабыз.

Бәйрәм районыбызның иң дәрәҗәле артистлары чыгышы белән бергә үрелеп барды.

Дипломнар тапшыру тантанасында студентларны район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова, социаль һәм агарту бүлеге башлыгы Наилә Исламова да котлады.

Укучыларның күбесе эшкә урнашу турында тәкъдимнәр алды инде, бу техникумда укуның практик юнәлешле булуын күрсәтә.  

Бу чыгарылыш- районыбызның кадрлар потенциалын ныгытуда тагын бер адым, бигрәк тә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате өлкәләрендә. Яшь белгечләрне котлыйбыз һәм аларга һөнәрләрендә уңышлы старт телибез!

Туры эфирга сылтамалар: https://vk.com/wall-31077111_70057 

https://vk.com/wall-31077111_70058 

 

Ләйсән Газизова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев