Актанышта язгы чәчүгә чыгарга җир җилләгәнен көтәләр
Республикабызның Яңа Чишмә, Азнакай һәм тагын берничә районында уҗымнарны эшкәртергә басуга чыктылар. Әлегә безнең Актаныш районында кар эрегән басуларда җир җилләгәнен көтәләр.
– Атна-ун көнсез басуларга кереп булмас әле. Туфракта дым бик күп, кырларга чыгарлык түгел. Районыбыз хуҗалыклары, бигрәк тә Нур Баян исемендәге, «Чишмә» хуҗалыгы һәм «Чишмә» агрофирмасы язгы кыр эшләренә ныклап әзерләнде.
Әле атна ахырында район территориясендә яңгырлар яву көтелә, якшәмбегә кадәр дәвам итәчәк. Бу яңгырлар басуларга бик кирәк, – дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев