Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Алтын бөртекләр сакланган җирдә

«Актаныш» элеваторы – районның тагын бер эре икмәк эшкәртү предприятиесе, ул азык иминлеген тәэмин итүдә һәм аграр секторны үстерүдә мөһим роль уйный.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров элеваторның җитештерү куәтен күзәтте, игенне кабул итү, киптерү, чистарту һәм саклау процесслары белән танышты.

"Актаныш" элеваторы

Аеруча игътибар җиһазларны модернизацияләү, энергия саклау технологияләрен кертү һәм җитештерү процессларын автоматлаштыру мәсьәләләренә юнәлтелде. Элеватор җитәкчелеге хәзерге эш күрсәткечләре, саклана торган иген күләме һәм куәтләрне киңәйтү планнары турында хисап бирде.

Актаныш элеваторы

Марат Азатович элеваторның эшен югары бәяләде һәм иген эшкәртү объектларын вакытында модернизацияләүнең продукция конкуренциягә сәләтлелеген арттыру һәм районның бөтен агросәнәгать комплексы нәтиҗәлелеге өчен мөһимлеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев