Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Басу- кырлардан – тотрыклы киләчәккә!

Пучы авылындагы терлекчелек комплексын караганнан соң, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров җитәкчелегендәге делегация Чәчер авылы басуларына барды, анда «Алмазагротрейд» ҖЧҖ җитәкчеләре белән очрашу узды. Бу предприятие Актаныш районының агросәнәгать секторында төп урыннарның берсен били.

Компания эшчәнлегенә хисап

Очрашу барышында «Алмазагротрейд» ҖЧҖ җитәкчеләре министрга компаниянең хәзерге эшчәнлеге, җитештерү күрсәткечләре һәм финанс-хуҗалык хәле турында тулы хисап тәкъдим итте.

"АлмазАгроТрейд" ҖЧҖ

Аеруча игътибар үсемлекчелек мәсьәләләренә юнәлтелде – авыл хуҗалыгы культураларының югары уңышлы сортларын куллану, заманча технология системаларын кулланып игенчелекне үстерү, шулай ук минераль ашламаларны һәм үсемлекләрне саклау чараларын эффектив куллану мәсьәләләре тикшерелде.

Үсеш планнары һәм киләчәк проектлар

Предприятие җитәкчелеге шулай ук чәчүлек мәйданнарын киңәйтү, авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту һәм яңа югары җитештерүчән җиһазлар сатып алу планнары белән уртаклашты.

"АлмазАгроТрейд" ҖЧҖӘзер продукцияне реализацияләүне оештыру, эшкәртү предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү һәм яңа базарларга чыгу мәсьәләләре дә тикшерелде.

Дәүләт ярдәме – үсеш нигезе

Марат Җаббаров үз потенциалын нәтиҗәле кулланып, район һәм республика икътисадына зур өлеш кертүче авыл хуҗалыгы предприятиеләрен үстерүнең мөһимлеген аерым билгеләп үтте.

"АлмазАгроТрейд" ҖЧҖ

«Алмазагротрейд» ҖЧҖ җитәкчеләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан күрсәтелгән даими ярдәм һәм булышлык өчен рәхмәт белдереп, бу предприятиегә ышанычлы үсештә булып, алга куелган максатларга ирешергә ярдәм итүен билгеләп үттеләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев