Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

«Чишмә» агрофирмасы базасында күрсәтмә техник караулар үтте

Актаныш районында авыл хуҗалыгы техникаларын язгы кыр эшләренә әзерләү буенча традицион техник караулар башланды. Аның беренчесе-күрсәтмә максатындагысы «Чишмә» агрофирмасында узды. Әлеге зур чарада Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев, идарәнең мехнизация бүлеге җитәкчесе Рушан Мөхәммәдиев, «Гостехнадзор»ның Актаныш районы буенча җитәкчесе Илдус Хәкимов, район хуҗалыклары баш инженерлары катнашты.

Техник караулар — ел саен үткәрелә торган һәм авыл хуҗалыгы сезонына нигез салучы мөһим чараларның берсе. Быел әлеге чараны «Чишмә» агрофирмасында үткәрү очраклы түгел. Төрле кыенлыклар булуына карамастан, хуҗалык механизация өлкәсендә үрнәк булырлык эш алып бара. Узган елгы көзге саклау чорында да биредә техниканы тиешле тәртиптә әзерләп, яхшы нәтиҗәләргә ирешелгән.

Бүгенге семинарның төп максаты — райондагы авыл хуҗалыгы техникаларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерүне башлап җибәрү, куелган таләпләрне һәм яңалыкларны хуҗалык вәкилләренә аңлату.

«Чишмә» агрофирмасында бүгенге көндә 14 трактор исәпләнә. Аларның барысы да техник карау уздыру өчен тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән. Моннан тыш, механизаторларны запас частьләр, эш киемнәре һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итү мәсьәләләре дә уңышлы хәл ителгән.

— Техник караулар — бер көнлек чара гына түгел. Ул ел буе алып барылган эшнең нәтиҗәсен күрсәтә. Хуҗалыкларда техника төзек булса, язгы кыр эшләрен дә вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга мөмкин, — дип билгеләп үтте "Гостехнадзор"ның Актаныш районы буенча җитәкчесе Илдус Хәкимов семинар барышында.

Белгечләр шулай ук узган елдан калган кайбер мәсьәләләргә дә игътибар итте. Аерым алганда, урып-җыю техникаларын яңадан карап чыгу, аларны төзекләндерү бурычы тора. Техниканы алдан әзерләп кую хуҗалыкларга быелгы сезон эшләрен уңышлы башлап җибәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Районда мондый техник караулар 10 апрельгә кадәр барлык хуҗалыкларда да үткәрелергә тиеш.

Тикшерү барышында техниканың комплектлануы гына түгел, ә тагылма агрегатларның торышы да җентекләп каралды. Белгечләр аеруча ут һәм тормоз системаларына игътибарны арттырырга кирәклеген ассызыклый. Чөнки күп очракта янгыннар, һәлакәтләр нәкъ менә тагылма техниканың төзексезлеге аркасында килеп чыга.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә ныклы әзерлек белән керергә ниятли. Район белгечләре исә барлык техниканың төзек булуын тәэмин итеп, сезонны хәвеф-хәтәрсез һәм нәтиҗәле үткәрүне максат итеп куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев