Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

«Чишмә» хуҗалыгы технологы Ришат Вәлиев — республикакүләм бәйгедә катнаша

Бүген «Чишмә» хуҗалыгы ясалма орлыкландыру технологы Ришат Вәлиев Биектау районында республикакүләм һөнәри бәйгедә катнаша.

 Биектау районындагы «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе базасында авыл хуҗалыгы тармагы өчен мөһим вакыйгаларның берсе — республикакүләм ясалма орлыкландыру белгечләре бәйгесе уза.

Әлеге мәртәбәле бәйгедә Татарстанның 17 районыннан килгән иң тәҗрибәле һәм оста белгечләр катнаша. Алар арасында безнең якташыбыз — «Чишмә» хуҗалыгы осеменаторы Ришат Вәлиев та бар. Аңа һәм барлык катнашучыларга уңышлар телибез!

Бәйге ике төп этаптан тора. Башта катнашучылар теоретик сынау уза, анда аларның фәнни белемнәре тикшерелә. Соңыннан белгечләр практик өлешкә күчә — биредә аларга терлекләр белән эшләү осталыгын, шулай ук тиешле документация алып бару күнекмәләрен күрсәтергә туры килә.

Бәйге нәтиҗәләре конкурс комиссиясе тарафыннан ясалганнан соң игълан ителәчәк. Иң яхшы чыгыш ясаган катнашучылар дипломнар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Мондый бәйгеләр — ул гади ярыш кына түгел, ә белгечләр өчен үсеш, аралашу һәм тәҗрибә туплау мәйданы да булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев