Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Бүген Чуракай авыл башлыгы җирлек халкы иң күп мал асрауга ирешкән, продукция җитештергән өчен хөрмәтләнде

Бүген районыбызның терлекчелек тармагының 9 ай нәтиҗәләренә йомгак ясалды. 24 нче форма-киңәшмә эшенә Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелек итте.

                     Киңәшмәдә район хуҗалыклары җитәкчеләре, баш белгечләр, авыл җирлеге башлыклары катнашты.  Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев 2022 нче елның 9 аенда һәм сентябрь ае буенча терлекчелек тармагындагы күркәм уңышлар, кимчелекләр, аларны төзәтү юллары турында сөйләде.

             Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәммәтдинова терлекчелектән кергән табыш, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең хезмәт хакы белән таныштырды, дәүләт тарафыннан бирелүче ярдәм хакында аңлатты. 

                  Ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов терлекләрнең сакланышы, аларны авырулардан профилактикалау һәм көн кадагындагы проблемаларны кичекмәстән хәл итү юлларына игътибарны юнәлтте. 

                      Район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев авыл җирлекләрендә терлек асрауга анализ ясады. Авыл җирлекләрендә иң күп мал асрауга, продукция җитештерүчәнлеккә ирешкән, терлек тотучыларга ярдәм оештырган Чуракай авыл җирлеге сентябрь ае нәтиҗәләре буенча беренче урынга лаек булды. Авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Хәйдәровка Ленар Зарипов мактау билгесе- чаптар ат сыны тапшырды. 

24 нче форма-киңәшмә турында тулырак алдагы язмаларда яктыртачакбыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев