Язгы кыр эшләре ерак түгел!
Язгы кыр эшләре ерак түгел! Кояш та туры карый башлады, көннәр дә аязыта. Димәк, язгы чәчүгә чыгачак машина-тракторларның әзерлеген барларга, чәчүлекләрне хәстәрләргә кирәк дигән сүз.
Актаныш районында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттаховның районыбызга эшлекле визиты да нәкъ тә шул уңайдан иде.
Мәртәбәле кунагыбыз район башлыгы Ленар Зарипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев белән хуҗалыкларны язгы кыр эшләре сезонына әзерлеген карады.
Җитәкчеләр аралашу вакытында терлекчелек продукциясен үстерү потенциалы турында фикер алышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев