Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

КӨН КАДАГЫНДА: Хакимияттә махсус комиссия утырышы узды

Абзарыңдагы мал-туарың сәламәт булса гына, күңелең тыныч, йокың тәмле була. Юкка гына авыл халкының ярты бәхете – терлектә димиләр. Ни кызганыч, чит регионнардан мал кайтару хәвефле чирләр белән янаганын һәм кош-корт грипплары турында еш ишетеп торабыз.

Бүген Актаныш районы хакимиятенең кече утырышлар залында, район башлыгы Ленар Зарипов рәислегендә гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы гамәлләштерелде. 
Көн кадагындагы бурыч - чиктәш регионнарда уңай булмаган эпизоотик хәл, кош гриппы, тилчә һәм башка авырулардан саклану чаралары хакында чыгышлар ясалды. Районыбыз берничә чит өлкә белән чиктәш булуы бу проблеманың кискенлеге, мөһимлеген ачыктан-ачык аңлап торабыз. 
Район башлыгы Ленар Рафак улы комиссия эшчәнлеген ачканда бу теманың әһәмиятен ассызыклады, мал сатып алганда бар игътибар белән тиешле документацияне карарга чакырды, махсус постлар урнаштыру кирәклеген әйтте.

– Безнең Рәисебез Рөстәм Миңнеханов бу хакта чыгыш ясады. Кисәтү буенча, Казахстан якларыннан бу аянычлы чирләр килә безгә. Чит регионнардан мал алу очраклары аеруча шәхси секторда киң таралган! диде Ленар Зарипов.


Районның баш мал табибы Фиргат Абдрахманов:

– Безнең язгы период башлану белән күптөрле чирләргә кагылышлы информациягә хәбәрдар була башладык. Европа якларында кош-корт гриппы бар, Ерак Көнчыгышта да бу вәзгыять теркәлә. Якын җирләрдә Татарстанда 2020нче елда булган иде түбәндәге күңелсез вакыйгалар: кош гриппы Актаныш районына кермәсә дә, Буа районында булды, шул ук елның 22 октябрендә Мөслимдә шәхси эшмәкәр хуҗалыгында теркәлде грипп, безнең егетләр анда да чыгып 4500 баш казны юк итүгә, территорияне зарарсызландырырга күршеләргә ярдәм иттеләр. Чүпрәледә дә мондый күренеш булды.
Һәр авыл кешесе, күп кенә райондашларыбыз тавыклар асрый, яз-җәй җитсә чебеш, бройлерлар ала, игътибар һәм профилактика кирәк. Дезинфекция әһәмиятен аңлыйк, райондашлар!
Бер генә тавыкта кош гриппы булып үлсә, ул башкаларга да йоктырган булуы ихтималы зур. Безнең авылларыбыз хуҗалыкларында ябык форматта асрала.
Авылларда күлләрдә, су объектларына казлар, үрдәкләр  чыгаруны катгый тыярга кирәк! 
Берәр тавык үз үлеме булән үлсә дә, ветеринариядә анализ ясату зарур.


ЭРЕ МӨГЕЗЛЕ ТЕРЛЕК ЧИТ РЕГИОННАН КЕРМӘСЕН ИДЕ!
Чит районнан, Казахстан, Ырымбур, Ульяновск, Самара, Башкортстан якларыннан мал алу хәвеф-хәтәргә илтергә – туры юл!
Ярминкәләргә сугым суеп, ит алып барганда үзебезнең сую цехына алып барып чалдырып була. 
Әлегесе көнне безнең районда бары тик лейкоз гына бар. Аның белән дә җитди көрәш алып барыла. Шулай да, Татарстаныбызның Рәисе Рөстәм Миңнехановның сүзләрен истә тотып, алдан ук хәстәрлек күрү, профилактика эшләү мөһим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев