Нур Баянның тәҗрибәле комбайнчылары уракка әзер
Нур Баян исемендәге хуҗалыкта урып-җыю кампаниясенә әзерлек актив бара. Хуҗалыкның баш инженеры Муллагалиев Айзат Мирзагали улы хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә комбайннарның техник торышы тикшерелә һәм нигездә, алар урып-җыюга әзер.
Иген кырына чыгар алдыннан соңгы сынау
Бүген хуҗалыкта өч комбайн карауга чыгарылган. Алар арасында ике «Тукано» (Tucano) һәм бер «Акрос» (Acros) маркалы техника бар. Баш инженер сүзләренчә, әлеге комбайннарның икесе тулысынча — 100 процентка басуга чыгарга әзер. Өченче «Акрос» комбайны буенча әле кайбер эшләрне тәмамлыйсы бар, моңа якынча ике көн вакыт кирәк булачак.
Комбайннарның техник яңартылуы да игътибарга лаек: берсе 2009 елгы, икенчесе 2011 елгы булса, өченчесе — быелгы, өр-яңа техника. Яз айларыннан ук запас частьләр кайтарылып, ремонт эшләре вакытында башкарылган.
Комбайннарны әзерләүгә шактый күләмдә чыгымнар тотылган. Гомумән алганда, өч техникага 3–4 миллион сум тирәсе акча сарыф ителгән. Запас частьләрнең кыйммәтләнүе чыгымнарга үз йогынтысын ясый.
Быел хуҗалыкка якынча 3 мең гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарырга туры киләчәк. Бу күләмне вакытында һәм сыйфатлы итеп җыеп алу өчен техника да, кадрлар да әзер.
Комбайнчылар составы нигездә үз хуҗалык хезмәткәрләреннән тора, шулай ук читтән җәлеп ителгән белгечләр дә бар. Әмма алар да — элек шушы хуҗалыкта эшләгән тәҗрибәле кешеләр.
Ел әйләнәсе руль артында
Нур Баян исемендәге хуҗалыкта тәҗрибәле комбайнчыларның берсе — Ралиф Мөхәммәтгалиев урып-җыю кампаниясендә «Акрос 95» комбайнында эшләячәк. Әлеге техника чагыштырмача яңа — икенче сезон гына файдаланыла.
Ралиф Мөхәммәтгалиевның комбайнчы булып эшләү стажы сигез елга якын. Моңа кадәр ул «Алмаз-Холдинг» хуҗалыгында да комбайнчы булып хезмәт куйган. Техникага карата фикере уңай: аның сүзләренчә, бүгенге заман комбайннары шактый камилләшкән, компьютерлаштырылган, эшне җиңеләйтә.
Быелгы сезонга әзерлек эшләре яз башыннан ук башланган. Март аеннан алып, буш вакыт булган саен, техникалаларны караганнар: запас частьләр кайтарылып, ремонт эшләре башкарылган. Комбайннарны бергәләп, күмәк көч белән әзерләгәннәр.
Ралиф абый ел әйләнәсе төрле техникада эшли. Язгы кыр эшләрендә ул МТЗ-82 тракторында катокта эшләгән, ә җәйге чорда КамАЗ автомобилендә хезмәт куйган, йөк ташыган.
Алда торган урып-җыю чорына ул тулы әзерлек белән керә һәм яхшы нәтиҗәләргә өметләнә.
Хезмәткә тугрылык үрнәге
Нур Баян исемендәге хуҗалыкта озак еллар хезмәт куючы тәҗрибәле комбайнчыларның тагын берсе — Равил Сәлимов. Ул әлеге хуҗалыкта инде 40 елдан артык эшли, шуның 14 елын комбайнда.
Быел да ул урып-җыю кампаниясенә «Тукано» комбайнында чыгачак. Әлеге техника 2011 елгы булса да, яхшы хәлдә, даими карап, төзекләндереп торалар. Равил Рафил улы әйтүенчә, техника булгач, ватылулар да булмый калмый, әмма аларны вакытында төзәтеп торалар.
Комбайнны бүгенге тикшерү вакытында да сынап караганнар. Кайбер вак кимчелекләр ачыкланган, аларны бетерү өстендә эшләячәкләр. Тәҗрибәле механизатор буларак, ул урып-җыю вакытында һәр детальгә игътибар итә: урып алу биеклеге, ашлыкны югалтылмаву, комбайнның дөрес эшләве — барысы да контрольдә.
Быел Равил Рафил улына ярдәмче итеп яшь егет билгеләнгән. Ул әле мәктәпне генә тәмамлаган, әмма тәҗрибәле комбайнчы кул астында тиз арада эш серләренә төшенер дип көтелә. Үзе әйтүенчә, яшьләр бу һөнәрне тиз үзләштерә, өйрәнә.
Озак еллар хезмәт итү дәверендә Равил Рафил улы үз эшен яратып башкара. Быелгы урып-җыю кампаниясенә дә ул зур өметләр баглый:
— Исән-имин генә башкарып чыгарга язсын, — ди ул.
Якын көннәрдә аңа 61 яшь тулачак. Шулай да тәҗрибәле механизатор һаман да сафта һәм хуҗалыкның төп терәкләренең берсе булып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев