Районыбыз кырларында
Бүгенге яңгырлар вакытында урып-җыю эшләре бераз тоткарланып торса да, зыян юк, ди белгечләр.
Районыбыз кырларындагы икмәкнең 85 проценты җыеп алынды. Бу 33502 гектар мәйданнан бөртеклеләр һәм кузаклылар хуҗалык амбарларына озатылды дигән сүз. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенән алынган оператив мәгълүматларга караганда, игеннәрнең гектар куәте 21, 6 центнерны тәшкил итә. Аерым культураларга килгәндә, көзге бодайның уртача уңышы 25,3 центнер, язгыныкы 20, 7 центнер. Арыш 26, борчак 14, 5, арпа 21,8 центнер белән куандырган. Әле арпа һәм язгы бодай уңышына нәтиҗә ясарга иртәрәк. "Наратлы", "Ташкын, "Эконом", кайбер ЛПХ һәм крестьян- фермерлык хуҗалыкларында бу культураларны җыеп бетерәсе бар.
Районыбыз кыр эшләре бер-берсен алыштырып кына тора. Хуҗалыкларда солы, карабодай, кукуруза, горчица, рапс, көнбагыш, җитен культураларын игү башланып китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев