Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Рамил Вәлиев КФХсы сыерларын ясалма интеллект саклый

Такталачык авылы янындагы Рамил Вәлиевнең крестьян-фермерлык хуҗалыгы бүген заманча технологияләр кулланып эшләүче үрнәк фермаларның берсе. Монда сыерларның сәламәтлеген күзәтү өчен гадәти күзәтү генә җитми — бу эшне хәзер камералар һәм акыллы система башкара.

Камералар күргәнне кеше күрми

Ферма эчендә берничә махсус камера урнаштырылган. Алар тәүлек буе сыерларның хәрәкәтен- атлавын, ничек басып китүен, хәрәкәтләрен күзәтә. Гади күз өчен бу — гадәти күренеш. Әмма ясалма интеллект өчен — мөһим мәгълүмат.

Салават Камалетдинов / «Татар-информ»Система һәр сыерның хәрәкәтен анализлый, үткән көннәр белән чагыштыра һәм нәтиҗә чыгара. Әгәр малда кечкенә генә үзгәреш сизелә икән — ул сигнал бирә.

«Иң мөһиме — без авыруны иртә стадиядә күрәбез», — ди хуҗалык җитәкчесе Рамил Вәлиев.

2 нче балл —  иң мөһим сигнал

Сыерлардагы аксау берничә дәрәҗәгә бүленә. Күпчелек очракта терлекче 3–4 нче баллга җиткәч кенә проблеманы сизеп ала. Ә 5 нче баллда инде хәл катлаулана — дәвалау авырлаша, кайчак мөмкин дә булмый.

ТР Авыл хуҗ министры Марат Җаббаров белән Вәлиев КФХ кукуруза басуындаӘ менә ясалма интеллект иң мөһим чорны — 2 нче баллны ук күрә. Бу — авыруның башлангыч чоры. Сыер әле аксамый кебек, сөте дә кимеми. Әмма организмда үзгәрешләр башланган инде. Белгеч моны ачыклый алмый, ә система төгәл билгели. Нәкъ менә шул вакытта чара күрү — сәламәтлекне саклап калуның төп ачкычы.

Сәламәтлек — сөттә чагыла

Фермада бүген 200дән артык сыер, якынча 250 баш терлек күзәтү астында. Система көн саен мәгълүмат биреп тора. Соңгы тикшерүләр күрсәткәнчә, 60 сыерда төрле дәрәҗәдә үзгәрешләр ачыкланган. Шуларның 20се — нәкъ менә 2 нче балл стадиясендә.

Рамил Вәлиев район һәм республика җитәкчеләре белән киңәшмәдә

Бу — проблема түгел, ә киресенчә мөмкинлек. Чөнки вакытында ачыкланган авыру — җиңел дәвалана.

Хуҗалыкта бер сыердан уртача 30 литр сөт савып алына. Көнлек гомуми күрсәткеч 5 тоннадан артып китә. Әлеге саннар турыдан-туры сыерларның сәламәтлегенә бәйле.

Дәвалау — өзлексез процесс

Биредә профилактика һәм дәвалау беркайчан да туктамый. Тояк ванналары кулланыла, ветеринарлар һәр сыерны даими тикшерә. Чөнки аксау —  аяк проблемасы гына түгел. Ул сыерның бөтен организмының күрсәткече, мәсәлән, сыерның бозаулаганда эчке органнар эшчәнлегенә дә зыян килеп, тора- бара аяклары аксый башлый.

Ясалма интеллект исә шул яшерен куркынычны алдан күрергә ярдәм итә.

Вәлиев КФХсында ясалма интеллект куллану

Технология бар, әмма кыенлыклар да юк түгел

Система — «Рибосо» компаниясе продукты. Ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән. Дәүләт ярдәме дә бар: проектның 60 проценттан артыгы субсидияләнә. Шуңа күрә фермерга чыгымнарның якынча 30 проценты гына туры килгән. Ләкин барысы да гади генә түгел.

Иң зур проблема — интернет. Пилотсыз очкычлар атакасы вакытында элемтә тотрыксызлана, бу системаның тулы куәттә эшләвенә комачаулый.

Өстәвенә, кадрлар мәсьәләсе дә кискен тора. Программа белән эшләүче белгеч авырып киткәч, хәзер яңа кешене өйрәтергә туры килә. Рамил Фидус улы үзе дә системаны контрольдә тота.

«Бу — киләчәк. Әмма аны аңлап, дөрес куллана белергә кирәк», — ди Рамил Вәлиев.

Вәлиев КФХсында ясалма интеллект куллану

Киләчәк бүген башлана

Вәлиевнең крестьян-фермерлык хуҗалыгы — традицияләр белән технологияләр кушылган урын. Кайчандыр кул көче һәм тәҗрибә генә хәл иткән эшләрне бүген санлы технологияләр тулыландыра. Әмма иң мөһиме — терлеккә игътибар, җаваплылык һәм хезмәткә мөнәсәбәт үзгәрми.

Ясалма интеллект биредә кешене алыштырмый. Ул — ярдәмче. Күзгә күренмәгән, әмма бик кирәкле ярдәмче. Бәлки, нәкъ менә шушы «акыллы күз»ләр ярдәмендә авыл хуҗалыгының киләчәге тагын да ышанычлырак булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев