Уңыш язмышы — комбайнчылар кулында
Традиция буенча, һәр елны урак башланыр алдыннан комбайннарны тикшереп карау үткәрә. Быел исә бу эш гадәттәгедән иртәрәк оештырылды — игеннәрнең тиз өлгерүе сәбәпле, басуларның торышына карап урып-җыю эшләрен дә иртәрәк башлап җибәрү мөмкинлеге бар.
Парад барышында иң элек комбайнчыларның документлары, янгын сүндергечләр, аптечкалар, махсус киемнәр тикшерелде. Аннан соң техниканың төзеклегенә игътибар бирелде. Һәр комбайнның жаткасы эштә сыналды: салам һәм ашлык кертеп карадылар. Төп таләп — урып алынган бөртекләрнең югалтуларсыз бункерга эләгүе.
Әлбәттә, барлык комбайннар да әлегә 100 процент әзер дип әйтеп булмый. Шулай да урып-җыю башланганчы һәр техникада җитешсезлекләрне бетереп өлгерү өчен вакыт бар.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, хәзерге шартларда уңышны югалтуларсыз җыеп алу күпчелек дәрәҗәдә комбайнчыларның осталыгына бәйле. Һәр бөртекнең җиргә түгел, ә бункерга төшүе — төп максат. Яңгырлардан соң басулар югалтылган уңыш исәбенә яшелләнеп утырмасын иде, дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев