Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Вакыт һәм сыйфат: «Әнәк» агрофирмасының төп бурычы

«Әнәк» агрофирмасында бүген терлек азыгы әзерләү эшләре планлы һәм югары оешкан төстә алып барыла. Агрофирма директоры Фаил Газетдинов билгеләп үткәнчә, быелгы сезонда төп игътибар азыкның сыйфатына юнәлтелә.

— Быел терлек азыгы җитәрлек, иң мөһиме — аның сыйфаты, — ди ул. — Безнең төп проблема — вакыт. Үләнне тиешле мизгелдә, ягъни чәчәк атканчы ук җыеп алырга кирәк. Нәкъ шул чорда ул иң файдалы, туклыклы матдәләргә бай.

Агрофирмада сенаж салу эшләре берничә этапта башкарыла. Үлән артык үсеп киткәнче, массасы тиешле дәрәҗәгә җиткәч үк җыеп алына. Чәчәк атканнан соң, үләннең сыйфаты кими, шуңа күрә андый чимал сенаж өчен кулланылмый.

Хуҗалыкның «Татарстан» һәм Киров бүлекчәләрендә эшләр параллель рәвештә алып барыла. 

Агрофирмада күп еллык үләннәр зур мәйдан били. Әмма соңгы елларда белгечләр аларны яңарту, ягъни ротация үткәрү юнәлешендә эш алып бара. Күп еллык үләннәрне, гадәттә, 2–3 ел куллану иң нәтиҗәлесе дип санала, чөнки нәкъ шул чорда алар максималь уңыш бирә. Дүртенче елга таба инде сыйфат күрсәткечләре кими башлый.

— Бездә нигездә люцерна үстерелә, әлегә күбрәк илебез селекциясенә караган сортлар кулланыла, — дип аңлатты директор. — Төп проблемаларның берсе — зола (пычраклык) күрсәткече. Ул югары булганда азыкның сыйфаты кими, хәтта терлекләр сәламәтлегенә дә начар йогынты ясарга мөмкин.

Бу күрсәткечне киметү өчен хуҗалыкта махсус технологияләр кулланыла. Аерым алганда, үләнне тиешле биеклектә чабу, чүп үләннәреннән — бигрәк тә тузганактан — чистарту, шулай ук әзерләү процессында чисталык таләпләрен төгәл үтәү мөһим.

Сенаж әзерләгәндә дымлылык дәрәҗәсенә дә зур игътибар бирелә. Ул, гадәттә, 34–35 процент тирәсендә саклана. Моннан тыш, агрофирмада биологик һәм химик консервантлар кулланыла, бу исә азыкның сыйфатын сакларга ярдәм итә.

Быел агрофирмада артык күләм артыннан кумыйлар — төп максат сыйфатлы азык әзерләү. План буенча, 30 мең тоннадан артык сенаж әзерләү күздә тотыла, ләкин хуҗалыкта аны саклау мөмкинлекләре дә исәпкә алына.

— Безгә масса түгел, ә сыйфат мөһим, — дип ассызыклый Фаил Газетдинов. — Артык әзерләп, соңыннан аны саклый алмыйча югалтуның мәгънәсе юк.

Бүгенге көндә агрофирманың гомуми терлек саны якынча 6800 баш тәшкил итә, шуның 2500е — савым сыерлары. Мондый зур хуҗалык өчен сыйфатлы азык базасы булдыру — төп бурычларның берсе.

Шулай итеп, «Әнәк» агрофирмасында һәр эш уйланылган, технологияләргә нигезләнгән. Биредә терлек азыгы әзерләүгә җаваплы караш — киләчәктә тотрыклы нәтиҗәләр алуның нигезе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев