Халыклар бердәмлеге көненә багышланган ярминкәдә Актаныш басуларында үстерелгән икмәк уңышы тәкъдим ителде
Бүген Актанышта зур авыл хуҗалыгы ярминкәсе, сәүдә бәйрәме 4 ноябрь- Халыклар бердәмлеге көненә багышлана.
Авыл хуҗалыгы ярминкәсе, исеменнән үк аңлашылганча иртәнге 07:00 сәгатьтән үк Актаныш районы басу-кырларында үстерелгән ашлык культураларын сату белән башланып китте.
Хәрби комиссариат янындагы машиналар куя торган мәйданга хуҗалыклар бодай, арпа, борчак кебек бөртеклеләр алып килгән иде.
Мал-туар, кош-корт тотучы актанышлылар сатыла торган товарның бәяләренә дә карап сыйфатлысын сайлап алдылар. 103 нче янгын сакчылыгы хезмәте оешмасы бинасы каршында салам һәм җир ашы- тирес төягән йөк машиналары тезелгән.
Ярминкә барышы белән Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев, район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Габдулхаев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Дилбәр Әнвәрова, Лиана Сираева, Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Камил Әхмәтгалиев карап, танышып чыктылар.
Сатучыларның, әлбәттә инде, сатып алучыларның фикерләрен өйрәнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев