Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыллар-байлыгыбыз

Җәйге муллык: Актаныш уңганнары үзләре җитештергән нигъмәтләрне тәкъдим итә

Быелгы җәй мул уңышы белән сөендерә. Бакчалардагы чия, карлыган, ирга, крыжовниклар җимешләрдән сыгылып тора. Уңган бакчачылар иртә белән үк бакча нигъмәтләрен җыеп базарга ашыга. Тырыш хезмәт нәтиҗәсе сөендерә- сатып алучылар авылдан сату белән килгәннәрен көтеп кенә тора, үзе сыйфатлы, үзе «свежий» ризыклар көн дә үтә торган товарлар.

Куян авылында яшәүче Фәйрүзә Ханова шәхси хуҗалыгында мөгезле эре терлеген бетермәгән уңганнарның берсе, шуңа өстәленнән сөт, эремчек, каймак өзелми, үзеннән артканын Актаныш базарына алып килә. Җәен бакчасында үскән кара карлыган, виктория, кура җиләген дә сата. Биредә шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләр өчен махсус урын күптәннән эшли.

Кәзкәйдән Фатима Рәхимова да базарга дүшәмбе һәм җомга көнне килә. Аның сату ноктасы да нигъмәтләрдән сыгылып тора: яңа гына савылган сөт, бүге аертылган сөт өсте, йомырка, бройлер тавыгын тәкъдим итә.

Барысы да үзебезнеке, авылда җитештерелгән товарлар. Әле җәйлектә сату урыны бушлай. Кыш көне урын өчен түләдек. Эшләсәң, акчасы керә,- ди Фатыйма ханым. 

Менә шундый тәмле, матур, «свежий» җәйге җиләк-җимеш, яшелчәләр, яңа суйган тавык итеннән, башка ризыклардан сыйланасыгыз, Актаныш базарына килегез. Авылларда яшәүче уңган апаларыбыз сезне көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев