Аккүз авыл җыенында: Авылда бердәмлек бар!
Бүген Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов катнашында Аккүз авыл җыены узды. Җирлектә узган ел башкарылган эшләргә хисапны тыңларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин да килгән иде.
Аккүз авыл җирлеге 6 авылны берләштерә, алар ике авыл хуҗалыгы берләшмәсенә карый: “Чишмә” хуҗалыгы – Аккүз, Ахун, Михайловка, Яңа Кадермәт авылларын үз канаты астына алган, ә “Чишмә” агрофирмасында– Чишмә, Меңнәр авыллары. Авыл җирлеге ел дәвамында үзенең эшчәнлеген бюджет оешмаларының эшчәнлеген алып баруга, шушы төбәктә яшәүче авыл халкының ихтыяҗларын үтәүгә, авылның чисталыгын, эчке тәртипне саклауга һәм башка күп төрле мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерә.
Бүген районның иң эре җирлегендә 2024 елга хисап ясадылар. Аккүз авыл җәмәгать үзәгендә үткән гражданнар җыенында Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов һәм социаль юнәлештәге оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.
Авыл җирлеге башлыгы Галина Имамова хисап чыгышында һәр тармакның – мәгариф, мәдәният, ФАП, почта, ветераннар һәм инвалидларның башлангыч оешмалары, мәчет эшчәнлеген экранда фотолар, таблицалар белән яктыртты.
Михайловка авылыннан Данил Вәлиев һәм Меңнәр авылыннан Данис Камалов Россия Армия сафларында хезмәт итә. Украинада барган неонацизм белән көрәштә 7 егет катнаша, шуларның 2се алган яралардан давалану узалар. Һәр вакыт егетләр белән элемтәдә. Аккүзлеләр волонтерлык хәрәкәтендә актив катнаша, СВОдагы егетләргә ярдәм йөзеннән оештырылган «Без бергә» хәйрия концертларында халык бик теләп ярдәм итә.
Терлек асрап матди хәлләрен яхшыртучы гаиләләр шактый җирлектә. Алар хөкүмәттән даими рәвештә субсидия алалар, «Кече ферма» грант бәйгесендә катнашалар, чын авыл тормышы белән яшиләр. Галина Ибраһим кызы авылдашларына терлекләргә бирелә торган ярдәмнәрне алуга куелган таләпләр белән дә таныштырды.
Халыкның көнкүреш калдыкларын “Гринта” оешмасы техникалары берөзлексез, атна саен график нигезендә алып китә. 2024 елда прокуратура тарафыннан авылларда каты көнкүреш калдыклары өчен бетонланган, 1,5 метр биеклектәге койма белән әйләндереп алынган, контейнерлар куелган, чүп җыю машинасы керү өчен уңайлаштырылган мәйданчык булдыру таләбе куела. Шушы нисбәттән Галина Имамова җыенда катнашучы Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллинан бу чыгымлы эшен башкарып чыгуда ярдәм сорады.
Тагын бер аккүзлеләрне борчыган проблема- табигый бәла-каза аркасында түбәсез калган мәдәният йортын ремонтлау. Бу мәсьәләне дә республика ярдәменнән башка хәл итеп булмый. Ә менә фельдшер-акушерлык пунктын һәм мәктәп ашханәләрен капиталь төзекләндерү инде дәүләт программасына кергән, быел әлеге социаль объектлар чыннан да яңартылачак дигән сүз бу.
Галина Ибраһим кызы https://vk.com/wall-31077111_66276 авылдашлары алдында халыктан җыелган үзара салым акчалары тотылышы турында да хисап тотты. Урам юлларын карау, хуҗасыз йортларны сүтү, агачларны кисү, Сабантуй территориясен чистарту, янгын сүндерү өчен төп сулык-Меңнәр күлен су белән тәэмин итү, зираталарны тәртиптә тоту, су челтәрләрен төзекләндерү кебек эшләр үзара салым акчасына башкарылса, өстәмә керем акчасына урам баганаларындагы лампалар алыштырылган, Меңнәрнең су скважинасының суына анализ, гидрологик йомгакнамә, санитар саклау проекты ясатылган. Бу эшләрне башкарып чыгуда район башлыгы Ленар Зариповның да ярдәме зур булды, дип ассызыклады төп докладчы. Киләчәккә дә планнары зурдан авыл халкының. Быел да үзара салым акчасын вакытында җыеп, дәүләт ярдәмен дә өстәгән акчаларга авылларны төзекләндерергә исәплиләр. Республикада узучы «Иң матур Яңа ел бизәлешле авыл» конкурсына материаллар җибәргәннәр. Районда гына түгел, республика күләмендә дә җиңүләргә ирешергә язсын.
«Чишмә» хуҗалыгы җитәкчесе Ренат Сәхабетдинов хуҗалыкның икътисади күрсәткечләре белән таныштырды. Актаныш районының иң алдынгы хуҗалыгы авыл җирплегенә даими рәвештә ярдәм күрсәтә, халыкның терәге булып тора.
Җыенда 103 янгын сагы хезмәте җитәкчесе Илдар Мортазин , район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фәргать Абдрахманов
, Байсар участок амбулаториясе баш табибы Альберт Сафиуллин
чыгыш ясап халыкка үз тармаклары буенча яңалыкларны җиткереп, киңәшләрен, тәкъдимнәрен әйттеләр.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Аккүз авыл җирлегендәге халыкның матур яшәвенә этәргеч биргән көчле оештыручы, данлыклы җитәкче Рәфыйкъ Сәхабетдиновны искә алып, аңа, аның юлын дәвам итүче улы Ренат Вәгыйзь улына олы рәхмәтен җиткерде. Ленар Зариповны хуплап, залдагы авыл халкы аның сүзләрен алкышларга күмде.
Ленар Рафакович аккүзлеләрне республика, район күрсәткечләре белән таныштырды. Алдынгы күрсәткечләрдә шушы җирлек халкының да өлеше зур булуын ассызыклады. Авыл кешеләренә, үз сәламәтлекләренә игътибарлы булып, вакытында диспансер тикшерүе үтәргә өндәде. Актаныш хастаханәсендә бүген алдынгы технологияле диагностика өчен барлык шартлар тудырылган. Әйтик, беренче колоноскопия тикшеренүе вакытында 5 кешенең дүртесендә юан эчәк онкологиясе табыла. Вакытында авыруны ачыклау чирдән иртәрәк котылырга, гомерне озайтырга нык ярдәм итә.
Альберт Хәбибуллин залдагыларны Татарстан Республикасының казанышлары белән таныштырды. Махсус хәрби операциядәге батырларыбызның Ватанга тугрылыклы булуларына рәхмәтен белдерде.
Мәдәният йорты авылдашлар белән тулы булуга карамастан, җитәкчеләргә сорау бирүче күренмәде. Димәк, проблемалар урында хәл ителә.
- Бу җирлектә ике җитәкченең дә (Галина Ибраһимова белән Ренат Сәхабетдинов- авт.) халык өчен тырышып, яхшы эшләвен күрәтә! Авылда бердәмлек бар! - дип җыенга, авыл халкының дус-тату яшәвенә югары бәя бирде Ленар Зарипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев