Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыллар-байлыгыбыз

Актанышбаштагы җыенда: Төлке кергәч, кош-корт асрый алмыйбыз

Бүген Актанышбаш авыл җирлегендә халык җыены узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов берничә авылны берләштергән җирлек халкы белән бергә авыл башлыгының хисабын тыңлады.

Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Гадел Маликов 2023 нче елда башкарылган эшләр белән таныштырды, быелга максат-бурычлар куйды.

"Актаныш-информ" җитәкчесе Айнур Гыймадиев та әлеге хисап җыенында катнашып халык фикерләрен тыңлады. 

Актанышбашлыларны ихаталарына төлке керү нык борчый. Шунлыктан кош-корт асрау проблемага әйләнеп бара, үсеп җиткәч кенә озын койрык бик күпләрнең тавык, каз, үрдәген харап иткән.

Әлеге проблема инде районыбыздан күптәннән хәл ителүне көтә, әмма гамәлдәге законнар ерткыч хайваннарны торак пунктта атарга хокук бирми. Башкача төлкене тотып юк итү юлы да күренми.

Шулай да киңәшмәдә район вәкиле буларак катнашучы башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов әлеге ситуацияне уңай чишелешен табарбыз дип әйтте. Рөстәм Алмаз улы Актаныш районының 2023 елдагы эшчәнлеге, хөкүмәт программаларының үтәлеше һәм быел башкарылачак зур планнар белән таныштырды.

Айнур Гыймадиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев