Актанышта җәйге Авыл көннәре Яңа Богады авылында тәмамланды
Актаныш районы авылларында җәйге Авыл көне бәйрәмнәре Яңа Богады авылында тәмамланды. Нәкъ 30 август, Татарстан Республикасы көнендә авылдашлар, еракларда яшәүчеләр «Пар чишмә» мәйданына җыелды.
Авыл көне бәйрәм кунакларын тантананалы төстә сәламләп башланды. Ачык һавадагы очрашуны Айгөл Ибәтуллина алып барды, матур сүзләре, шигырьләре белән изге теләкләрен җиткерде.
Авыл җирендә яшәүченең тормыш-көнкүреше, гаиләсе уч төбендәге кебек аермачык күренеп тора. Иске Богады авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рания Әхмәтова авылда соң матур гомер кичерүләре, үрнәк тормышлары белән аерылып торганнарны хөрмәтләде.
Авылның иң өлкән кешесе Мәрдәнова Баһиҗәт, иң яшь кешесе Ямалетдинов Булат, парлы тормышта озак еллар бергә яшәүче гаилә Миннәхмәтов Хәмит белән Наилә, Хөсәенов Риф белән Вәсиләне, «Өй алдыбыз гөлбакча» номинациясендә Шәйхуллина Кайдәфә, озак еллар бергә, тату яшәгән кайнана белән килен Хамматуллина Дафинә һәм Асияне, махсус хәрби операциядәге сугышчыларның гаиләләрен, юбилярларны хөрмәтләде.
Район ЗАГС бүлеге башлыгы, авылдашыбыз Гөлфинә Мөхәммәдиева да бүләкләр белән кайткан иде, ул да бүләкләрен тапшырды. Авылдашыбыз Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех һәм кайткан кунаклар бик күп җырлар башкардылар. Авыл бәйрәме кызыклы уеннар белән үрелеп барды.
Бәйрәм сый-хөрмәтсез буламы соң? Рәсимә Миннәхмәтова кунакларны пылау, ә Әлфинур Әмирова коймак пешереп сыйладылар.

Авыл көне бәйрәмен оештыруда аеруча Арсланов Айрат Әбугали улы, Гаянов Илфак, Сахауетдинов Илшатлар актив булдылар.
Бәйрәмгә кайткан һәр кешенең йөзендә нур, күзләрендә очкын, күңелләрендә, йөрәкләрендә дәрт-дәрман ташып тора иде. Авыл көне зур Сабантуй кебек узды. Якташларыбыз Яңа Богады авылы көне дәвамлы булсын иде, дип таралыштылар, - дип, хис-тойгылары белән уртаклашты Рания Миркасыйм кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев