Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыллар-байлыгыбыз

Әнәктә «Бабайда кунакта» комплексы ачылуның биш еллыгына әзерләнәләр

Актаныш районының Әнәк авылы Россиядә, Татарстанда татар авылының иң үрнәк символы. Моннан 5 ел элек барлыкка килгән «Бабайда кунакта» мемориаль комплексы Әнәк авылының иң матур, үзәк җиренә урнашкан. Әлеге истәлекле урын җитәкчелекнең һәрвакыт күз уңында. Бүген биредә төзекләндерү эшләре башкарыла.

Быелның августында «Бабайда кунакта» мемориаль комплексы ачылуга 5 ел тула. 2020 елда Татарстан Республикасының беренче Президенты, РФ Хезмәт Каһарманы, ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының тулы кавалеры Минтимер Шәймиевкә һәйкәл куелды. Биредә ял паркы, төзекләндерелгән һәм җәяүлеләр юлы булган яр буе, Гаилә агачы, республика халыкларының бердәмлеген символлаштыручы ротонда, Татарстанда Илбашы туган авыл күрсәтелгән карта, инфостендлар һәм арт-объектлар урын алган.

Хәзерге вакытта «Бабайда кунакта» мемориаль комплексында төзекләндерү эшләре башкарыла. Төзүчеләр агачтан эшләнгән корылмаларны буйыйлар, агач култыксаларны тимергә алыштыралар, үләннәрне чабалар. Шулай ук сәхнә ремонтлана. Балалар мәйданчыклары да яңартыла. «Авыл халкы да кулыннан килгәнчә ярдәм итә», ди Пучы авыл җирлеге башлыгы Айгиз Гыйлемов.

Август аенда комплесның 5 еллыгы уңаеннан бәйрәм чарасы булачак. Бу хакта алдан хәбәр итәрбез, безнең яңалыклар белән танышып барыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев