Әскәровлар гаиләсенең Яңа ел бизәлеше эшләре өчен тагын бер кат тавыш бирик!
Иске Кормаш авылында яшәүче Данияр һәм Тәрҗимә Әскәровлар ясаган кар сыннары коллекциясе иң яхшы Яңа ел бизәлешенә игълан ителгән республика конкурсының финалына үтте.
Татарстан Иҗтимагый палатасы һәм "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы үткәрә торган бәйгенең беренче раундында республика буенча 40 конкурсант катнашты. Финалга иң югары тавыш җыйган 10 эш чыкты. Алар арасында райондашларыбыз да бар.
Хәзер инде 10 конкурсант арасында иң-иңен ачыклау бара. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының телеграмм-каналында Әскәровларның Кышкы әкият дөньясын тагын бер тапкыр хуплыйк әле. Тавыш бирү номеры- 14!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев