Авылларыбызда кичләр гөрләп тора!
Бу көннәрдә Актаныш районы авылларында кичләр гөрләп тора. Мәдәният хезмәткәрләре халыкның эштән соңгы вакытын күңелле һәм файдалы, истәлекле итеп уздыру өчен бар көчләрен куя. Кичке уеннарга яшьләр, балалар гына түгел, урта яшьтәгеләр, өлкәннәр дә бик теләп килә. Әле кичә, 27 июльдә генә Каенлык авылында «Авылым, авылкаем» дип талган җырлы-биюле, уен -көлкеле очрашу узды.
Каенлык авылы Иске Богады авыл җирлегенең иң кечкенә авылы, җәйлеккә читтә яшәүче авылдашлар да кайткач, табигатьнең иң ямьле кочагында утырган урамнар җанланып китә. 
Ә мәдәният хезмәткәрләре килсә, бу көн бәйрәмгә әйләнә. «Авылым, авылкаем» бәйрәменә яңгырлар да киртә булмады. Тамашачылар мәдәният хезмәткәрләренең чыгышын алкышларга күмделәр, үзләре дә кушылдылар, рәхәтләнеп татарча биеп алдылар.
Авыл җирлеге башлыгы Рания Әхмәтова гомер буе хуҗалыкта терлекчелектә эшләгән Равил абый Гыйлаҗетдиновны 65 яшьлек юбилее белән котлады, истәлеккә җылы юрган тапшырды. 
Иң өлкән Флүсә апа Галиәхмәтова да хөрмәтләнде. Бу матур кешеләр авылларына тугры калып, авылны яратып, авылның җаны булып яшиләр, зур рәхмәт аларга!

Бәйрәм бик матур булды, яңгыр яуса да, авыл халкы таралышмады. Безнең чыгышларны ошатып, рәхмәт әйтеп калдылар, – ди авыл мәдәният йорты директоры Әсфирә Хафизова.

Узган атнада гына мәдәниятчеләр Иске Богадының үзендә дә «Җәйгек ямьле кичләрдә» дигән уен-көлкеле, җырлы-биюле тамаша уздырганнар, кунаклар да уеннарда катнашып көчләрен сынаган, авылдашлар белән очрашудан үзләренә ел дәвамына җитәрлек көч-куәт алганнар. 
Бу атнада, 2 августта кичке якта Иске Солтанголда,

3 август көнне көндезен Яңа Җияш авылында авылдашлар өчен очрашуларын оештырырга планлаштыралар.
Алдагы атнада Югары Богады авылында да бик матур бәйрәм көтелә. Авылларыбызга кайтыйк, туган җиргә бер рәхмәт әйтеп килик әле, дуслар!
Фотолар Әсфирә Хафизованыкы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев