Кировтагы көзге ярминкәдән кергән акчаларның бер өлеше махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм әзерләүгә тотылачак
Бүген Киров авылында көзге ярминкә уза. Ярминкә барышында он, печән, бодай, арпа кебек авыл хуҗалыгы продукциясе лотереяда уйнатыла. Отыштан кергән акчалар махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм әзерләүгә тотылачак.
Киров авылы халкы ярминкәне көтеп алды, алдан ук ныклап әзерләнде.
Ярминкәдә сәүдә итәргә Актаныш районы авылларында яшәүчеләр, күрше Башкортостаннан да сатучылар килгән иде.
Ярминкә киң ассортиментта шәхси хуҗалыкларда, фермерлык хуҗалыкларында үстерелгән нигъмәтләр белән сату итүдән тыш җырлы-биюле тамашаларга да бай, эчтәлеге һәркемең күңеленә ошарлык итеп төзелгән.
Мәсәлән, авылдашлар өчен иң мавыктыргыч сюрпризлысы- урамнар арасындагы конкурс. «Иң матур бизәлешле урам» исеменә лаек булу өчен кировлылар бөтен фантазияләрен эшкә җигеп тырышып хәстәрлек күрде.
Ярминкә барышында лотерея да уйнатылачак.
Он, печән, бодай, арпа кебек авыл кешесенә кирәкле товарларга нинди бәхетлеләр ия булыр, анысы тиздән билгеле булачак. Шунысы мөһим- отыштан кергән акчалар махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм әзерләүгә тотылачак.
Ярминкәнең төп оештыручысы күпбалалы ана Венера Сабитовага авылдашлары нык рәхмәтле.
Фәния Рәшитова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев