Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыллар-байлыгыбыз

Чишмәбашта Батырай чишмәсе көнен бәйрәм иттеләр

Актаныш районы авылларында җәйге матур көннәрдә төрле бәйрәм-кичәләр еш оештырыла. Әлеге җырлы-биюле күңел ачуларга башка авыл-шәһәрләрдә яшәүчеләр дә кайта. Шулай итеп авыл халкы бер-берсе белән аралаша, хәл-әхвәл белешә, үткәннәрне искә алып ял итә. Бүген шундый күңелле чара Чишмәбашта узды, авылдашлар Батырай чишмәсе көнен бәйрәм иттеләр.

Чишмәбашның исеме үк авылның чишмәләргә бай булуы турында сөйли. Алар арасында «Батырай чишмәсе» үзенең шифалы, дәвалау көченә ия су чыганагы булуы белән аерылып тора. Өстәвенә Батырай кыйблага таба карап ага. Бу да табигатьнең бер хикмәте. Бүген  Батырай чишмәсе көненә җыелган авылдашлар яраткан чишмәләренә мәдхия укыдылар, аңа багышлап җырлар суздылар, шигырьләрен багышладылар. 

Батырай чишмәсе- табигатьнең иң матур урынына, тау астына урнашкан. Җәен дә, кышын да Чишмәбаш авылы халкы ерак дип тормый, суга шушы чишмәгә йөри. Чишмәне элек-электән карап-тәрбияләп торалар. Быел исә аның тирә-ягын яңадан төзекләндергәннәр, суга килүчеләргә, җиләк җыючыларга ял итәргә куелган беседканың коймаларын ппофнастилга алыштырганнар, идәненә брусчатка җәйгәннәр, эскәмияләре дә өр- яңа.  Әлеге саваплы гамәлне авыл клубы мөдире Илгиз Гыйздәтуллин хатыны Рәзилә апа белән башлап җибәргәннәр, аларның фикерен авыл халкы күтәреп алган, һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм иткән.

Бүген яңартылган чишмә тирәсе халыкның шатлыклы авазларына күмелде. Саф суыннан авыз иткәч, концерт номерлары белән үрелеп барган чишмәне олылау кичәсен карадылар. Чишмә-коелар тарихы белән авыл апалары үзләре таныштырды, төбәкнең талантлары туган авылга, табигатебезгә, һәм әлбәттә, чишмәләргә багышлап җырларын башкарды. Иске Байсар авылы кызы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Хөсәенова да әтисе Илгиз Гыйздәтуллинның баянына кушылып моңлы җырларын сузды.

Бәйрәмне тамаша кылаучылар һәрбер чыгышны алкышларга күмде. Яшь киленгә су юлы күрсәтү йоласы, «Батырай гүзәле-2024» конкурсларын да бик яратып тамаша кылдылар. 

Мондый кичәләр бергәләп оештырганда гына нәтиҗәле була.

Иске Байсар мәдәният йорты мөдире Фәнзилә Хәйриева кече авыллардагы мәдәни тормышка да бик игътибарлы. Бүгенге бәйрәмне дә бик матур итеп үзе алып барды.

«Җәүһәр» ветераннар ансамбле әгъзалары, җитәкчеләре Рәзилә Гыйздәтуллина белән Батырай чишмәсе беседкасында кул эшләре күргәзмәсен тәкъдим иттеләр, биредә чигүле тастымал, сөлгеләр, япмалар белән янәшә Актаныш районы, Иске Байсар төбәге тарихына багышланган китаплар да куелган иде. 

Батырай чишмәсен төзекләндерүчеләр турында аладагы язмаларыбызда тулырак яктыртачакбыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев