Яңа Богады зиратында зур өмә узды
Бүген Яңа Богадының авыл зиратында зур өмә узды. Мәңгелек йортны җыештыруда авыл халкы һәм башка авыл- шәһәрләрдә яшәүчеләр катнашты.
Өмәдә катнашучылар ата-бабалары мәңгелек йокыга талган изге урынны тәртипкә китерделәр, территорияне чүп-чардан чистарттылар, үләннәрне тигезләделәр һәм каберлекләрне карадылар.
Мондый чара авылдашлар арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен дә ныгыта. "Без үз тамырларыбызны белергә, һәм якыннарыбыз яткан урыннарны кайгыртырга тиеш", — дип билгеләп үтте катнашучыларның берсе.
Чараны оештыручылар өмәгә килгән һәркемгә рәхмәтләрен җиткерде һәм авылдашларын үз мирасларын кайгыртырга чакырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев