Иң төзек һәм матур авыл җирлекләре район Сабан туенда игълан ителәчәк
Бүген Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев җитәкчелегендәге комиссия районыбызның барлык авыл җирлекләренә караган авылларында булып, еллык эшчәнлекләрен күз уңыннан үткәрде. Әле генә комиссия төп критерийлар буенча балларны исәпләп, җиңүчеләрне билгеләде.
Чүплекләрне булдырмау; зиратларның торышын карау; ел дәвамында башкарылган төзелеш эшләре- авыл халкын су белән тәэмин итү, юлларны яңарту, авылның йөзен бозып торучы агачларны кисү; урамнарның төзеклеге, чисталыгы буенча җирлекләргә, җирлек җитәкчелеге эшчәнлегенә бәя бирелде.
- Узган еллар белән чагыштырганда авыл башлыклары бу мөһим эшләргә бик җаваплы караган. Үзләре генә түгел, җирлекләрдәге бюджет хезмәткәрләре, оешмалар, авыл халкы да төзекләндерүдә актив катнашкан. Бигрәк тә авылда яшәүчеләр белән уртак тел табып эшләгәннәргә карап күңел сөенә, бердәмлектә-көч икәнлеге күренеп тора, күмәк эшләгәндә эш тә җиңеләя, -диде комиссия рәисе Илшат Илфат улы.
Конкурс нигезләмәсе буенча җиде җиңүче җирлек билгеләнде. Җиңүчеләр Актаныш районы Сабан туенда акчалата сертификатлар белән бүләкләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев