Иске Богадының социаль юнәлеш хезмәткәрләре авыл үзәген җыештырды
Авылларыбызда чисталык өмәләре зур активлык белән дәвам итә. Бу Иске Богады авыл җирлегендә аеруча да шулай. Шимбә-якшәмбе көннәрендә җирлектәге барлык авылларның да зиратларында өмәләр уза. Авылның үзәге булган паркны тәртипләүне исә социаль юнәлеш хезмәткәрләре үз өсләренә алды.
Авылның мәдәният, медицина пункты һәм почта элемтәсе үзәге хезмәткәрләре бердәм төстә өмәгә чыкты. хатын-кызлардан гына тоган өмәчеләр Иске Богадының мәдәният йорты алды, медицина пункты һәм почта элемтәсе үзәге каршындагы парктан бик күп күләмдә коелган яфраклар җыйдылар, социаль объектларның тирә-юнен чүп-чардан тазарттылар. 
Авылыбыз кышны шулай матурланып, пөхтәлектә каршы ала! 
Клубка, мәдният йортына, почта үзәгенә килүче олысы-кечесе бу фидакарьләргә олы рәхмәтләрен әйтә. 
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев