Юллар - авылны яшәтә!
2025 нче ел «Актаныш юллары» ҖЧҖ өчен уңышлы да, җаваплы да. Җәйге матур көннәрдә Актаныш авылының өч урамын- Индустрия, Комбинат һәм 57 бистәдәге Чишмә урамнарын төзекләндерделәр. Хәзерге вакытта оешманың катоклау остасы Рифкать Галимов туган авылы Иске Сәфәрдә «ЩПС» республика программасы буенча Х. Ямашев һәм Һ. Такташ урамнарына юл салуда катнаша.
Татарстан Республикасындагы «ЩПС» дәүләт программасы бик күп авылларны юллы итте. Әлеге программага Иске Сәфәр авыл җирлеге 2022 елдан бирле катнаша. Быел да авылның Һади Такташ һәм Хөсәен Ямашев урамнары «ЩПС» дәүләт программасы ярдәмендә төзекләндерелә. Быелга каралган план нигезендә «Актаныш юллары» төзелеш оешмасы әлеге урамнарга 300 метр юл сала. Акчага салып исәпләгәндә, юл төзелеше 3 миллион 600 мең сумны тәшкил итә.
Рифкать Галимов лаеклы ялда булса да, һәрвакыт хәрәкәттә. Шушы сыйфаты аны ерак Себер якларында эшләп кайтканнан соң «Актаныш юллары» ҖЧҖ-нә алып килә. Бүген ул җәмгыятьнең катоклау техникасы белән яңа салына торган юлларны тигезли.
Быелга каралган план нигезендә «Актаныш юллары» төзелеш оешмасы әлеге урамнарга 300 метр юл сала. Акчага салып исәпләгәндә, юл төзелеше 3 миллион 600 мең сумны тәшкил итә.
-Юллар- авылны яшәтү көченә ия. Явымлы елларда урамнарга чүп җыю машиналары да керә алмаган вакытлар булды. Юлларны сыйфатлы итеп төзергә кирәк. «ЩПС» дәүләт программасы буенча сазлыклы урамнарга таш та салына, шуңа ныклы килеп чыга. Башта кара туфракны кырып салдыралар, 18 сантиметр калынлыкта ком, аның өстенә нәкъ шуның кадәр күләмдә таш түшәлә. Яңгыр сулары агарга канаулар ясала.
Ел тәмамланганчы, Иске Кадермәт авылының урамнарын караячакбыз,- ди Иске Сәфәр авылы башлыгы Әхәт Гыйздуллин.
-Катоклау техникасы минем белән бер яшьтә диярлек. Карап, вакытында төзекләндереп торгач, гөрләп эшли әле,- ди һәрвакыт шат күңелле Рифкать абый.
2024 нче ел «Актаныш юллары» ҖЧҖ өчен уңышлы да, җаваплы да ел. Җәйге матур көннәрдә Актаныш авылының өч урамын- Индустрия, Комбинат һәм 57 бистәдәге Чишмә урамнарын төзекләндерәләр.
Хәзерге вакытта Рифкать Галимов туган авылы Иске Сәфәрдә «ЩПС» республика программасы буенча Х. Ямашев һәм Һ. Такташ урамнарына юл салуда катнаша.
- Өлкән яшьтә булсам да, авылдашларым әле мине танып эндәшәләр. Туган авылым юлларын яңартуда үз өлешемне кертә алуым белән бәхетле дә әле мин, -дип һөнәренең кешеләргә кирәкле булу сөенече белән уртаклашты өлкән төзүче.
Яшьләрдән калышмый тәҗрибәле юл салу остасы. Җәйге көннәрдә 14әр сәгатькә сузыла торган эш көннәрендә сынатмый, иртәдән үк руль артында. Кечкенәдән кулына балта-чүкеч тотып, эш рәтенә төшенеп үскән егет хәрби хезмәттә дә төзү батальонында хезмәт итә. Юл төзү автомобиле машинисты һөнәре ала. Себер якларында нефтьчеләр өчен карлы-бозлы тайга урманнарын ега-ега юл сала. Рифкать абый улы Илнарда да төзүче һөнәренә мәхәббәт тәрбияли. Егет әтисе үрнәгендә юл төзелеше өлкәсенә кереп китә, «Татавтодор»ның Минзәлә бүлекчәсендә эшли. Махсус хәрби операциягә беренчеләрдән булып мобилизацияләнә. Рифкать абыйның бар теләге- улы ут эченнән исән-сау йөреп кайтсын! Без дә чын күңелдән өлкән төзүченең өметләренең аклануын, әле бик озак еллар алтын куллы улының уңышларына сөенеп яшәвен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев