Күрше – Фест: Пучыда ачык һавада Туфан Миңнуллин әсәре буенча кино күрсәттеләр
9 августта Пучы авылы халкы — яшьләр, өлкәннәр һәм балалар — гадәти булмаган чарага- Туфан Миңнуллинның «Мулла»пьесасы буенча төшерелгән фильм карарга җыелдылар. Кино күрсәтү ачык һавада узды, үзенә бертөрле бердәмлек һәм җылы аралашу чарасына әйләнде.
Бу вакыйга Пучы мәдәният йортының Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланган "Күрше – фест" республика конкурсында җиңүе нәтиҗәсендә тормышка ашырылды. Пучы мәдәният хезмәткәрләренең проекты югары бәяләнде, грант отып кайткан акчалар авылда яңача ял итүне оештыруга, халыкны берләштерүгә һәм күңелле чаралар уздыруга юнәлдерелде.
Шимбә киче чын-чынлап күңелгә ятышлы булды: тамашачылар эчтәлекле фильмны карап ләззәтләнделәр, хуш исле пылау, самовардан чәй һәм тәм-томнар белән дә сыйландылар. Оештыручыларга авыл халкы та кушылды, өстәлне үзләренең сыйлары белән тулыландырды.
Иманга өндәүче, эчтәлекле кино карадык. Тамашачылар кичке ялларын файдаллы һәм күңелле итеп үткәрде. Ачык һавад ял зонасын булдыруда хезмәт куйган, чараны оештыруда ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез! - ди мәдәният йорты директоры Ильгина Нуретдинова.
«Татарстанда җәй» проекты кысаларында башка авылларыбызда да бик күп матур чаралар уза. Әлеге программалар барысы да авылларыбызны яшәтүгә, социаль яктан үстерүгә йөз тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев